Чишмэ
+13 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
5 Августа 2021, 05:26

Карбыз һәм кавын сайлыйбыз

Чишмәдә бер сату ноктасыннан гына да көнгә якынча 300 килограмм карбыз сатып алалар

Карбыз һәм кавын сайлыйбызКарбыз һәм кавын сайлыйбыз
Карбыз һәм кавын сайлыйбыз

Джомалетдин Ишматов өлгергән, хуш исле һәм тәмле карбыз-кавынны бер караштан билгели ала, бу аның канында. Тумышы белән ул Таҗикстаннан.

Гаиләсе зур басуларда күпләп карбыз үстерү белән шөгыльләнгән.

– Карбызны «тавышы» буенча билгелим. Тышы калын һәм кытыршы булса, малларга ашату өчен үстерелгән сорт. Ә тәмле карбызның тышы шома һәм тигез була, – дип елмая ул.

Безне «койрыгы»на карап сайларга: кипкән икән, димәк, өлгергән була дип өйрәттеләр, димен.

– Бу ялгыш фикер, – дип төзәтте мине әңгәмәдәшчем. – Дагстанда карбызны җыйганнан соң ул ике көн басуда ята, фураларга төяп Уфага сату базасына алып кайтканчы тагын дүрт көн, сәүдә нокталарына таратканчы тагын берничә көн үтә. Менә шуннан исәпләп карагыз инде: басудан сәүдә ноктасына китерелгәнче бер атнадан артык вакыт уза, әлбәттә, «койрык» кибә, моның бер сере дә юк. Ә яңа гына өзеп алынган карбызның сабагы, әлбәттә, яшел булачак. Ә Ырынбурдан алып кайту өчен ике генә көн вакыт уза.

Дагстан карбыз-кавыннары июльдә, ә Ырынбурныкы август аенда өлгерә. Волгоград, Үзбәкстан, Казахстан карбызлары иң яхшылары дип санала, әмма безнең якларда алар сирәк сатыла, чөнки күбесенчә Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка озатыла.

Еш кына нинди җимеш сатып алуыбызны белмибез – карбыз тыштан бик матур күренсә дә, кискәч балсыз һәм тәмсез булырга мөмкин. Сәбәбе нәрсәдә соң?

Гади сатып алучылар карбызның яхшы булуын бер караштан билгели алмый. Кешеләр, сатучыга ышанып, ул тәкъдим иткәнне ала.

«Үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар. Поселокта сәүдә нокталары күп, еллар буе эшләп танылабыз, һәм ышанычны югалту отышлы түгел; әгәр сатып алучыга ошамаса, ул җиңел генә икенче кибеткә китәчәк. Шуңа күрә Затонда күмәртәләп сату базасында һәр карбызны җентекләп карап сайлыйбыз. Моның өчен өстәп түләсәк тә, кызарырга һәм үз адресыбызга шелтәләр ишетергә туры килми, – диде карбыз сатучы егет. – Август башын көтүче сатып алучылар да бар – алар фикеренчә, карбызлар бу айда гына өлгерә. Тик бу ялгыш фикер, чөнки бу вакытта Дагстанда карбыз мизгеле тәмамлана. Ырынбур сортлары гына бу чорда өлгерә. Волгоград, Казахстан һәм Үзбәкстанныкы көпшәкләнә, гәрчә карап торуга бик матур күренсә дә.

Чишмәдә бер сату ноктасыннан гына да көнгә якынча 300 килограмм карбыз сатып алалар.

«Канталупа», «кассаба», «айкидо», «галия», «эфиопка», «креншо», «золушка» – бу кавын сортларының бер өлеше генә. Тик без «колхозчы» һәм «торпедо» сортларын гына беләбез. Джомалетдин фикеренчә, үзбәк кавыны иң тәмлесе. Ул бик талымлы җимеш – тәменә салкын җил дә, яңгыр да тәэсир итә; болытлы көннәр күбрәк булса, тәмсез булачак, гәрчә карап торышка бик шәп күренсә дә.

Кабыгы саргылт, кытыршы, ак таплы булган, хуш ис килеп торган кавын, һичшиксез, татлы булачак.

Әйткәндәй

Әлеге вакытта Чишмә базарында карбызның бер килограммы 20 сум тора, кавын өчен 40 сум һәм күбрәк тә сорыйлар.

Карбыз һәм кавын сайлыйбыз
Карбыз һәм кавын сайлыйбыз
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас