Чишмэ
+19 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
2 Августа 2021, 09:13

Җәйге чорда имгәнүләр арта

Күптән көтелгән җәй килү белән, кызганычка каршы, балалар имгәнү очраклары да арта.

Җәйге чорда имгәнүләр артаҖәйге чорда имгәнүләр арта
Җәйге чорда имгәнүләр арта

Чишмә үзәк район дәваханәсе мәгълүматларына караганда, беренче кварталда 173 бала (131е – хирургка, 27се – кабул итү бүлмәсенә) мөрәҗәгать иткән, ә 15 пациентның өенә ашыгыч ярдәм барган. 173 мөрәҗәгать итүченең 24е Республика клиник дәваханәсенә җибәрелгән. Балалар поликлиникасы мөдире Лилия Шәфигуллина сүзләренә караганда, икенче кварталда медицина ярдәме сораучылар ике тапкыр диярлек күбрәк – 304 кеше булган, хирургка 219, кабул итү бүлмәсенә 61 кеше мөрәҗәгать иткән, 24е ашыгыч ярдәм чакырткан.

– Кагыйдә буларак, Республика клиник дәваханәсенә авыр җәрәхәтләр, катлаулы сынулар белән, баш сөягенә яки миенә зыян килгән яки буыны сынган, ягъни оператив дәвалану кирәк булган пациентлар җибәрелә. Икенче квартал мәгълүматлары буенча, мөрәҗәгать иткән 304 кешенең 41е Республика клиник дәваханәсенә китерелгән, – дип билгеләде ул. Лилия Әнәс кызы аңлатуынча, елның җылы айларында балалар аеруча күп имгәнә, бу аларның велосипедта, скутерда яки самокатта йөргәндә хәвефсезлек техникасының гади кагыйдәләрен үтәмәвенә, тизлекне арттырып йөрүенә бәйле. Әлбәттә, сыдырылып, бәрелеп медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүләрне дә исемлектән төшереп калдырырга ярамый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел балалар катнашлыгында сигез юл-транспорт һәлакәте булган, әмма алар арасында үлем белән тәмамланган фаҗигале очраклар юк.

– Кагыйдә буларак, җәйге чорда өлкәннәр балаларга игътибар биреп җиткермиләр, аларны өйдә күзәтүсез калдыралар.

Мәсәлән, күптән түгел безнең районда бер бала тәрәзәдән егылып төште, бу әлегә бердәнбер очрак. Әнисе бала караган арада дүрт яшьлек кызы кухняга чыгып китә һәм тәрәзә төбенә менеп москит челтәргә таянган килеш аска оча, ярый ла асфальтка түгел, ә җиргә килеп төшә. Ул баш мие җәрәхәте белән республика клиник дәваханәсенә озатылды. Шуңа күрә әти-әниләрнең балаларын игътибарсыз калдырмавы мөһим. Имгәнгәннән соң артроз, артрит һәм башка авырулар да барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, егылып төшкәндә баланың буыннары чыкса яки аяк-кулы сынса, әлбәттә, операция, металл конструкцияләр, гипс белән йөрү таләп ителәчәк, озак вакыт хәрәкәтләнмәү сәбәпле, мускуллар зәгыйфьләнәчәк. Һәм бала нинди генә очрак булса да стресс кичерә һәм сызлана, – диде Лилия Әнәс кызы.

Җәйге айлар бала хәтерендә авыр тәэссоратлар калдырмасын өчен, аларны игътибарсыз калдырмау бик мөһим. Бу очракта бала да исән-сау һәм ата-ана күңеле дә тынычрак булыр.

Җәйге чорда имгәнүләр арта
Җәйге чорда имгәнүләр арта
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас