Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
1 Августа 2021, 09:27

Җиләк август аенда да өлгерер

Август ае якынлашып килә. Бакча җиләген җыйган вакытлар артта калды.

Җиләк август аенда да өлгерерҖиләк август аенда да өлгерер
Җиләк август аенда да өлгерер

Шуңа күрә Чишмә җиләк-җимеш питомнигының сатуга җиләкләр чыгаруы халыкны аптырашта калдырды. Бу гаҗәп хәл турында хуҗалыкның баш агрономы Илшат Карачуриннан сораштым.

– Гаҗәпләнерлек берни юк. Чит ил сортларын кайтарып сигез гектарда утырттык. Шуның өч гектары агымдагы елның июнь аенда утыртылды, алар тамчылап су сибү юлы белән үстерелә. Ә июльдә алар җиләк бирә башлады инде. Уңыш җыюга 20дән артык кеше чыкты. Җиләкне Уфадагы сәүдә нокталарыбыз аша, питомник янындагы киоскта, Чишмәдә автолавкадан сатабыз, – диде ул.

Бу юллар авторы җиләк үскән басуларда булды. Кып-кызыл булып пешкән җиләкләр түгел, ә бигрәк тә аларның күкрәп чәчәк атып утыруы таң калдырды. Димәк, август аенда да җиләк булачак. Белгеч сүзләренә караганда, быел алты төрле сорт – 56 мең төп «магнус», «грандароза» – 10 мең, «моллунг алур» – 6 мең, «мурано» – 66 мең, «кабрила» – 1000 һәм «монтерей» сорты 8 мең төп  утыртылган.

– Яхшы сортлар, җиләк үсентеләрен халыкка да сатачаксызмы? – дип мөрәҗәгать иттем белгечкә.

– Әйе, мыекчаларын кисеп стаканнарга утырта башладык инде. Шуңа күрә халык ихтыяҗларын да тәэмин итәчәкбез.

Сүз уңаеннан әйтеп үтик, биредә утырту материалының сыйфаты гарантияләнә. Аларны Самара шәһәрендәге махсус питомниктан сатып алганнар. Андагы белгечләр йөкне озата килгәннәр, үсентеләрнең утыртылуын контрольгә алганнар һәм гарантия биргәннәр. Нәтиҗәсе күз алдында, ягъни делянкаларда.

Быелгы тәҗрибә күрсәткәнчә, Чишмә питомнигында җиләк җыю чорын җәй буена диярлек сузарга мөмкин.

Җиләк август аенда да өлгерер
Җиләк август аенда да өлгерер
Автор:Николай Покотило
Читайте нас