

Су катылыгының иң чикке күрсәткече бер литрга 7 миллиграмм-эквивалент (мг-экв/л) тәшкил итә. Чынлыкта исә Чишмәдәге суның катылык күрсәткече – 12 мг-экв/л, вакыт-вакыт күбрәк тә була. Яз көне, бигрәк тә май аенда, су куллану кискен арту сәбәпле, суның нинди пычрак булуын барыбыз да яхшы хәтерли. Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан буенча идарәлегенең территориаль бүлеге начальнигы Таһир Байбурин әйтүенчә, беренчедән, су басымы арту сәбәпле, өзеклекләр булды, торбалардагы тутык су челтәренә эләкте; икенчедән, кыш буена тупланган юшкын юдыртып чыгарылды. Нәтиҗәдә, эчәргә яраклы су пычранды. Әмма хәзер, ике ай чамасы,
поселок халкыннан шул сәбәпле бернинди шикаятьләр дә юк. Исаковка су алу җайланмасында яңа суүткәргечне үзгәртеп кору ел ахырына тәмамланачак, суның катылык күрсәткече дә нормага киләчәк, һәм су сыйфатына бәйле проблемалар булмаячак, дип өметләнә Таһир Байбурин.
Әмма, һәрхәлдә, краннан аккан суны фильтрдан үткәрергә кирәк. Кайнамаган суны эчәргә ярамый. Өйдәге суүткәргечкә фильтрлау системасы урнаштырсаң, бигрәк тә яхшы, дип киңәш итә белгечләр.
Күпләр хәзер эчәргә яраклы суны сатып, яки чишмәгә барып ала. Районда кайсы чишмәнең суы сыйфатлырак соң?
Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан буенча идарәлегенең территориаль бүлеге мәгълүматларына караганда, Абдулла авылы янындагы чишмәнең суы саф, бернинди катнашмаларсыз, аны курыкмыйча эчәргә була, ул шулай ук райондагы бердәнбер ачык чыганак булуы белән дә дан тота. Чишмә поселогында Сынташ чишмәсендәге су да әйбәт. Хәер, анда торак зона, абзарлар, скважиналар урнашкан һәм күп нәрсә җир астындагы суның хәрәкәтенә һәм муллыгына бәйле – чөнки суның сыйфаты нәкъ менә шундый күрсәткечләр буенча бәяләнә. Уразбахты, Каветка, Иске Муса авылларындагы чишмә сулары да яхшы сыйфатлы. Чишмәләрнең тирә-юнен төзекләндерү дә мөһим роль уйный, дип исәпли Таһир Байбурин. Бу яклап Караякуп авыл биләмәсе аерылып тора, авыл хакимияте башлыгы Рафис Карагулов барлык чыганакларны төзекләндерүгә, карап тотуга зур игътибар бирә.