Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
27 Июля 2021, 07:15

Күп функцияле үзәк офисларында 300 төрле хезмәт күрсәтелә

17 августта Күп функцияле үзәк үзенең кечкенә юбилеен – күп функцияле үзәкләр челтәрен булдыруга 10 ел тулуны билгеләп үтә. Ә 27 июльдә – Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре көне.

Күп функцияле үзәк офисларында 300 төрле хезмәт күрсәтеләКүп функцияле үзәк офисларында 300 төрле хезмәт күрсәтелә
Күп функцияле үзәк офисларында 300 төрле хезмәт күрсәтелә

Алты ел элек Чишмә районы территориясендә «Минем документларым» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр үзәге ачылды. 2018 елның августында бүлек 300 квадрат метр мәйданлы яңа иркен бинага күчте. Баштарак 62 генә хезмәт күрсәтелгән булса, хәзер аларның саны 300дән артып китә. Бүгенге көндә җир-милек мөнәсәбәтләре, социаль тәэмин ителеш, электрон имза ачкычы булдыру һәм бирү, паспорт алу һәм алыштыру, машина йөртү таныклыгын алыштыру белән бәйле хезмәтләргә ихтыяҗ зур. Документлар алдан язылу буенча гына кабул ителә, ә әзерләре чират тәртибендә бирелә.

– Безнең үзәк белгечләре гариза бирүчеләргә, социаль түләүләр яки төрле пособиеләр алу өчен документлар рәсмиләштерү булсынмы, төрле тормыш хәлләрендә ярдәм итәләр. Бердәм тәрәзә принцибы – гариза бирү, ә аннары әзер документны алу мөмкинлеге практикада уңышлы кулланыла, – дип билгеләп үтте урындагы офис җитәкчесе Эльвира Тәминдарова.

13 июльдән Күп функцияле үзәкнең барлык офисларында йөкле, бала имезүче хатын-кызларны, өч яшькә кадәр сабыйларны, шул исәптән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны туклану белән тәэмин итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә гаризалар һәм документлар тапшыру оештырылган.

Учреждение хезмәткәрләреннән шалтыратып консультация алырга, эш графигын яки нинди документлар пакеты кирәк булуын ачыкларга мөмкин: контакт-үзәк телефоннары: 8 (347) 146-55-33, +7-927-3333-100;

Күп функцияле үзәк Республика дәүләт автономияле учреждениенең mfcrb.ru рәсми сайтында онлайн-консультант аша.

 

Күп функцияле үзәк офисларында 300 төрле хезмәт күрсәтелә
Күп функцияле үзәк офисларында 300 төрле хезмәт күрсәтелә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас