Чишмэ
+15 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
23 Июля 2021, 12:25

Ришат Мансуров: Коллектив иммунитет – авырудан ышанычлы саклану

Чишмә районы Хакимияте башлыгы Ришат Мансуров ковид белән авырган һәм бу чиргә каршы антитәнчекләр барлыкка килүенә карамастан, үзенә вакцина ясатты.

Ришат Мансуров: Коллектив иммунитет – авырудан ышанычлы саклануРишат Мансуров: Коллектив иммунитет – авырудан ышанычлы саклану
Ришат Мансуров: Коллектив иммунитет – авырудан ышанычлы саклану

– Без бер тапкыр авырган кешенең тагын чир йоктыра алуын аңларга тиеш, – диде Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Ул 13 июльдә COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын ясатты.

– Вирусны яңа гына һәм кабаттан йоктыручылар саны көннән-көн арта. Район халкын хәвефсезлек чараларын үтәргә, вакцина ясатырга өндим. Чөнки халык коллектив иммунитет булганда гына чирдән котыла алачак, – дип билгеләп үтте ул социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында.

Ришат Мансуров: Коллектив иммунитет – авырудан ышанычлы саклану
Ришат Мансуров: Коллектив иммунитет – авырудан ышанычлы саклану
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас