Чишмэ
+23 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
21 Июля 2021, 06:40

Сугыш чоры балаларына медальләр тапшырылды

Районыбызның өлкән яшьтәге кешеләрен олуг юбилейлары белән котлау күркәм гореф-гадәткә әйләнде. Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев Шөнгәккүл авылындагы «Иминлек» социаль приютында яшәүче Мөслимә Ибраһимованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Сугыш чоры балаларына медальләр тапшырылдыСугыш чоры балаларына медальләр тапшырылды
Сугыш чоры балаларына медальләр тапшырылды

Мөслимә Әхмәдулла кызы чыгышы белән Бүздәк районының Арслан авылыннан. Ул гомер буена район китапханәсенең балалар бүлегендә эшләгән. Кунаклар юбилярга Рәсәй Федерациясе Президенты В. В. Путинның Котлау хатын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Шул ук көнне Ришат Әнис улы һәм Радик Рәшит улы балачаклары сугыш чорына туры килгән 11 кешегә таныклыклар һәм «Сугыш чоры балалары» медальләрен дә тапшырдылар.

– Без бу медальне көтеп алдык. Әти фронтка киткәндә биш яшьтә генә идем. Соңыннан без фашистларның ул утырган эшелонны бомбага тотуын ишеттек. Тумышым белән мин Иглин районының Охлебинино авылыннан.

Балачактан эшли башладым. Гомер буена бульдозерчы булып юл төзелешендә эшләдем һәм торбалар салдым, – дип хатирәләре белән уртаклашты Григорий Коченков.

Әлеге вакытта «Иминлек» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең Шөнгәккүл авылындагы бүлегендә 27 кеше яши, аларны 12 кеше хезмәтләндерә.

– Приют хезмәткәрләренә рәхмәтлемен. Безне карыйлар, дәүләт картлыкта да безне ташламый, – диде Григорий Иванович.

 

Сугыш чоры балаларына медальләр тапшырылды
Сугыш чоры балаларына медальләр тапшырылды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас