Чишмэ
+20 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
18 Июля 2021, 06:55

2021 елда Корбан бәйрәмен үткәрү үзенчәлекләре

Билгеле булуынча, 2021 елда Корбан бәйрәме 20 июльдә булачак. Башкортстан мөфтиятендә шул уңайдан гореф-гадәтләрне һәм бәйрәмнәрне үткәрү үзенчәлекләрен аңлаттылар.

2021 елда Корбан бәйрәмен үткәрү үзенчәлекләре2021 елда Корбан бәйрәмен үткәрү үзенчәлекләре
2021 елда Корбан бәйрәмен үткәрү үзенчәлекләре

Корбан бәйрәме 20 июльдә булса да, корбанны 21, 22, 23 июльдә һәм 24 июльдә төшкә кадәр чалырга мөмкин.

Әгәр дә кешенең әҗәтләреннән һәм чыгымнарыннан тыш артык 38 мең сум акчасы яисә матди милке бар икән, корбан чалу мәҗбүри. Әгәр дә мөмкинлеге юк икән, бу гамәлне үтәмәүдә гөнаһ юк.

Корбанга сарык, бәрән, кәҗә, сыер, үгез һәм дөя малын гына чалырга ярый.

Дөя биш яшьлек, сыер яки үгез ике яшьлек, кәҗә яки сарык бер яшьлек булырга тиеш яки зурлыгы буенча бер яшьлеккә охшаш булса алты айлык та ярый. Хайваннар имгәнмәгән (аягы яраланмаган, мөгезе сынмаган һ. б.), сәламәт булырга тиеш. Авыру, сукыр, чатан яки ашарга яраклы бер әгъзасы җитмәгән хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый. Корбан чалучының мөселман булуы һәм йоланы үтәгәндә ислам таләпләрен үтәве (тәһарәтле булуы) зарур.

Корбан чалучының ирекле, динле, балигъ яшьтә, психик яктан сәламәт, кирәкле матди чаралары һәм даими яшәү урыны булу мәҗбүри булып тора. Корбан чалу муниципалитет тарафыннан махсус билгеләнгән урыннарда башкарыла.

Йоланы үтәгәндә үтмәс пычак куллану, пычакны хайван алдында үткерләү, башка хайваннар каршында чалу, малны корбан чалу урынына газаплап, суккалап алып бару, чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү, хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау хупланмый. 

Коронавирус инфекциясе таралмасын өчен мәчетләрдә аерым таләпләр булдырылды.

«Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте санитар-эпидемиологик таләпләрне мотлак үтәргә киңәш итә. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулары, беренче чиратта, сулыш органнары, йөрәк-кан тамырлары системасы, шикәр чире булган кешеләргә бәйрәм намазларына барырга киңәш ителми.

Мәчет бүлмәләре корбан гаете һәм бәйрәм намазы алдыннан зарарсызландыручы чаралар ярдәмендә юып чыгарылачак. Бәйрәм хөтбәсе һәм намазы вакытында бина җилләтеләчәк», – дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгына Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин.

Моннан тыш, мәчеткә керүчеләрнең температурасы үлчәнәчәк, битлекләр таратылачак, кулларны антисептик белән эшкәртергә мөмкин булачак. Мәчет эчендә социаль дистанцияне үтәү киңәш ителә.

«Корбан гаетен гаиләгез һәм якыннарыгыз белән бергә үткәрегез. Югарыда әйтеп үтелгән хәвефсезлек чаралары Ураза гаетен бәйрәм иткәндә үз нәтиҗәлелеген күрсәтте», – дип билгеләп үтте Айнур Биргалин.

2021 елда Корбан бәйрәмен үткәрү үзенчәлекләре
2021 елда Корбан бәйрәмен үткәрү үзенчәлекләре
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас