Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
10 Июля 2021, 08:33

Радик Галимов: Ковидны прививкасыз җиңеп булмас

2021 елның 1 июленнән Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы вазифасына Радик Рәфкать улы Галимов билгеләнде.

Радик Галимов: Ковидны прививкасыз җиңеп булмасРадик Галимов: Ковидны прививкасыз җиңеп булмас
Радик Галимов: Ковидны прививкасыз җиңеп булмас
Радик Галимов: Ковидны прививкасыз җиңеп булмас
Радик Галимов: Ковидны прививкасыз җиңеп булмас

Галимов 2011 елдан бирле Уфаның 4нче йогышлы авырулар дәваханәсендә эшләгән һәм COVID-19 пандемиясенең иң кызган чорында медицина учреждениесенә җитәкчелек иткән.

– Радик Рәфкать улы, яңа урында беренче эш атнагыз ничек башланды?

– Кадрлар һәм кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителү дәрәҗәсен билгеләү өчен тәүге көннәрдән үк авыл амбулаторияләренә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына бардым. Районда кырыктан артык ФАП бар, Алкин-2, Ябалаклы, Шөнгәккүл медицина учреждениеләре эшчәнлеге белән танышырга өлгердем. Үзем һәм хезмәттәшләрем өчен җитешсезлекләрне бетерү юлларын билгеләдем, алар акрынлап гамәлгә ашырылачак. Шуларның берсе – медицина хезмәткәрләре җитмәү проблемасы.

– Әлеге проблема ничек хәл ителә?

– Чишмә районыннан 2021 елның июлендә ике чыгарылыш сыйныф укучысы стоматология, 14 кеше педиатрия һәм 16сы дәвалау эше белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина университетында уку өчен юллама алу турында килешү төзеделәр. Ырынбур Дәүләт медицина университетына дәвалау эше буенча ике кеше, педиатриягә шулай ук икәү юллама алдылар.

И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетында һәм И. П. Павлов исемендәге Беренче Санкт-Петербург дәүләт университетында белем алырга теләүчеләр дә бар. Юллама буенча уку турында барлыгы 38 кеше белән килешү төзелгән.

– Быел нинди белгечләрнең эшкә килүе көтелә?

– 2021 елда ординатураны тәмамлаганнан соң травматолог-ортопед, анестезиолог-реаниматолог, хирург, педиатр, эндокринолог белгечлекләре буенча табиблар килергә тиеш. Аларны 1 августка көтәбез. Юллама буенча укучылар өч ел Чишмә үзәк район дәваханәсендә эшләргә тиеш. Әлеге вакытта Чишмә үзәк район дәваханәсе балалар консультациясенә күз табибын, Ябалаклы авылындагы психиатрия бүлегенә ике психиатрны, неврологларны эшкә алырга әзер.

– Районда COVID-19га бәйле хәлләр торышы ничек?

– Һичшиксез, катлаулы. 8 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Чишмә районында коронавирус инфекциясе йоктыруның 130 очрагы теркәлде (соңгы ике көндә бу сан 14 кешегә артты). Шуларның 110ы – өлкәннәр. Чишмә үзәк район дәваханәсенең йогышлы авырулар госпиталендә 19 пациент (сишәмбе көнне 10 кеше иде) дәвалана. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Дөньяда төрле йогышлы авырулардан – дифтериядән, столбняктан, коклюштан, полиомиелиттан башлап бик күп прививкалар ясала. Вакцинация эпидемияләр, төрле йогышлы чирләр белән көрәшүнең бер ысулы булып тора. Шунсыз халыкның күбесе һәлак булыр иде. Безнең якларда соңгы иң зур эпидемияләрнең берсе – холера, аннан соң йөз ел элек тиф авыруы булган.

Әлеге вакытта Чишмә районында халыкның 30 проценттан артыгы вакцинацияләнде. Бу атнада ковид-19дан тагын 1150 микъдар вакцина кайтарылды.

Медицина хезмәткәрләренең мобиль бригадасы да эшли. Алар гаризалар буенча оешмаларга барып хезмәткәрләргә прививка ясыйлар.

 

Безнең белешмә

1922 елда Башкортстанда холера эпидемиясе башлана. Республика Хөкүмәтенең гадәттән тыш утырышында эпидемиягә каршы көрәш буенча гадәттән тыш комиссия төзү турында карар кабул ителә. Комиссия холерага каршы йөзләгән литр дивакцина тарата, кыска вакыт эчендә республика халкының күпчелегенә прививка ясала. Армиядәге барлык казармалар йогышсызландырыла, өч карантин пункты булдырыла, шәһәрләр һәм авылларны санитар чистарту, урамда яткан мәетләрне җирләү эшләре башкарыла, су белән тәэмин итү яхшыртыла. 1922 елның җәе ахырына эпидемия бетерелә һәм гадәттән тыш комиссия эше тәмамлана.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас