Чишмэ
+13 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
6 Июля 2021, 04:21

Үтерергә ярамый стерильләштерергә

Безнең илдә 90нчы еллар азагында, этләрне аулап «йоклатудан» туктагач, хуҗасыз хайваннар белән проблема килеп туды, алар күбәя башлады. Әлеге вакытта бу проблема кискенләшә бара.  

Үтерергә ярамый стерильләштерергәҮтерергә ярамый стерильләштерергә
Үтерергә ярамый стерильләштерергә

Илшат Гәрәев, Чишмә ветеринария станциясе начальнигы

Песиләр һәм этләр хуҗалары аларны «саф һава суларга» чыгарганда моның нәтиҗәләре турында бөтенләй уйламый. Ә бу йортсыз хайваннар саны артуга китерә. Түбәндәге саннар турында бераз уйланырга кирәк: стерильләштерелмәгән бер мәченең һәм аның нәсел дәвамчыларының саны алты ел эчендә 66 меңгә, бер этнеке 68 меңгә диярлек җитәчәк.

Йорт хайваннары һәм хуҗасыз этләр-песиләр күпләп үрчүгә юл куймауның бер ысулы – аларны стерильләштерү һәм печү. Бу чара шулай ук аларның яман шеш белән авыруын, йорт хайваннарының  үзләренә иптәш эзләп өйдән чыгып китү, машина көпчәкләре астына эләгеп үлү ихтималлыгын, һәм шул ук вакытта агрессивлыгын киметергә дә мөмкинлек бирә. Безгә, ветеринария табибларына, еш кына бәвел системасы авыруы (мәни бизе аденомасы) булган печелмәгән мәчеләрне алып киләләр. Алар үз территориясен билгеләп фатир эченә, йорт тирәсенә «тамга салып» йөри, аның зәһәр исеннән котылу бик авыр, бу да вакытында печтерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Гомуми статистика буенча да печелмәгән мәчеләр һәм этләр азрак яши, артык агрессив була һәм үз ишләре белән пыр тузып сугыша.

Без, ветеринария табиблары, йорт хайваннары хуҗаларын песи яки этнең сәламәтлеге турында кайгырту максатында гына түгел, шулай ук урамда хуҗасыз йөргән хайваннар булмасын өчен дә аларны печәргә һәм стерильләштерергә чакырабыз. Аларның һәркайсының үз йорты, яраткан һәм кайгыртучан хуҗасы булырга тиеш. Стерильләштерүдән баш тарту урамнарда хуҗасыз этләрнең һәм мәчеләрнең артуына китерә. Статистика күрсәткәнчә, ун көчек һәм мәче баласының сигезе урамда кала. Хайваннарны үрчетү бик яхшы, тик бу эш белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнсәң генә хуплана. Ә кешеләрнең күбесе моңа җавапсыз карый, аларга теңкәсенә тигән этне яки мәчене урамга куып чыгару берни тормый. Кайвакыт балалары өчен «тере уенчык» алалар, ә аннары үскән һәм матурлыгын югалткан шул ук песи балаларыннан яки көчекләрдән котылырга тырышалар.

Кешеләр, сезгә мөрәҗәгать итәбез, «үтерергә ярамый стерильләштерергә» проблемасын, бу җөмләгә кирәкле урында өтер куеп, сез хәл итәргә тиеш. Аны дөрес куйсагыз, сезне этләрегез һәм мәчеләрегез белән түбәндәге адрес буенча көтәбез: Чишмә поселогы, Ленин урамы, 9. Бу турыда 8 (34797) 2-06-64 телефоны буенча шалтыратып белешә аласыз.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ

Чишмә районында халык 3500 эт һәм 3700 мәче асрый. Шулардан 154 мәче һәм 27 эт, шул исәптән агымдагы елның беренче яртысында 109 мәче һәм 17 эт стерильләштерелгән, 45 мәче һәм 10 эт печтерелгән.

Үтерергә ярамый стерильләштерергә
Үтерергә ярамый стерильләштерергә
Читайте нас