Чишмэ
+27 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
6 Июля 2021, 04:07

Президентка 68 сорау

Чәршәмбе, 30 июньдә, Рәсәй Президенты Владимир Путин «туры линия» үткәрде. Ул 3 сәгать 42 минут дәвам итте, дәүләт башлыгы 68 сорауга җавап бирде. Үзәк темаларның берсе вакцинациягә кагылды. Шулай ук бәяләр арту, аны тоткарлау ысуллары һәм социаль түләүләр турында да сүз барды.

Президентка 68 сорауПрезидентка 68 сорау
Президентка 68 сорау

Ил җитәкчесе «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясатуы турында сөйләде. Препаратны сайлаганда ул, беренче чиратта, чирдән озак вакыт саклану мөмкинлегенә игътибар иткән.

– Өстәвенә, Кораллы көчләргә дә шул прививка ясала, ә мин – Югары башкомандующий, – диде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин кайбер гражданнарның коронавирустан вакцинация ясатуга карата тискәре мөнәсәбәте вакыт узу белән үзгәрер, дип саный. Ул искәрткәнчә, бүген Рәсәйдә җитештерелгән вакциналар «югары технологияле, хәвефсез һәм бик нәтиҗәле». Әлеге вакытта илдә 23 миллионнан артык рәсәйле вакцинаның беренче компонентын алган.

«Туры линия»дә сәламәтлек торышы буенча әлегә вакцина ясатырга ярамаган кешеләрне дә прививка эшләргә мәҗбүр итү турында сорау бирделәр, Владимир Путин: «бу законсыз» һәм «әгәр медицина күзлегеннән чыгып кичектерү бирелгән икән, беркемнең дә вакцинация таләп итү хокукы юк», – дип ассызыклады.

Президент шулай ук ковидтан соң реабилитация системасына җитди акча салыначагын, килешүләр төзеләчәген хәбәр итте. Тиздән бу юнәлештә эш башланачак. Билгеле булуынча, вирус кан тамырларына да, сулыш органнарына да зыян сала, шуңа күрә организмга ярдәм итмичә булмый.

«Туры линия»дәге сорауларның берсе мәктәптә укуга кагылды – өченче сыйныф укучысы Владимир Путиннан балалар уку елын мәктәптә каршылармы яки өйдә утырырлармы, дип сорады. Дәүләт җитәкчесе әлегә бу сорауга җавап юк, барысы да коронавирус белән хәлнең ничек үсеш алуына бәйле булачак, дип белдерде.

– Башлангыч сыйныф укучылары мәктәпкә йөрер, дип уйлыйм, без элек тә узган елның иң катлаулы чорында, яз айларында, башлангыч мәктәпләрне япмадык диярлек, – дип ассызыклады Владимир Путин.

Бәяләр артуга багышланган сораулар да булды. Президент белдергәнчә, бу – дөнья сәясәте нәтиҗәсе:

– Әлеге вакытта дөнья күләмендә азык-төлеккә индекслар соңгы ун елда иң югары дәрәҗәдә тора. Кызганычка каршы, бу бөтендөнья тенденциясе. Азык-төлеккә бәяләр һәр җирдә арта.

Владимир Путин, әлегә Рәсәйдә эчке ихтыяҗны канәгатьләндерерлек күләмдә яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерелми, дип белдерде.

«Туры линия»гә Башкортстаннан да сорау килде. Фермерлар төбәктәге корылыкка һәм бөртекле культуралар, мал-туар һәлак булуга зарланды.

– Элек җирләр һәрвакыт сугарылды, мелиорация булды. Бик кискен проблема. Зинһар, игътибар итегез. Кайчан мелиорация булачак? – дип мөрәҗәгать итте республика вәкилләре.

Тулаем алганда, авыл хуҗалыгына җитди ярдәм күрсәтелә – ул 350 миллиард сум тәшкил итә.

Башка юнәлешләр дә бар, әйтик, авылны социаль үстерүгә – 35 миллиард, җирләрне авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир категориясенә кайтару өчен – 70 миллиард, дип шәрехләде ил җитәкчесе.

– Шунда ук мелиорация белән бәйле бүлек тә бар. Елына җиде миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәбез һәм арытаба да бу максатка акча биреләчәк. Климатик үзгәрешләр булганда мелиорация бик мөһим, – дип ассызыклады Владимир Путин.

Фото «Башинформ» сайтыннан алынды

Президентка 68 сорау
Президентка 68 сорау
Читайте нас