

– Медиация низаглашкан парларга сөйләшергә, килешергә ярдәм итә. Ә медиатор арадашчы булып тора, аларга үз проблемаларына башка яктан карарга мөмкинлек бирә, – ди «Гаилә» үзәге психологы Лиана Гыйльманова.
Аның сүзләренә караганда, кайбер парлар ялгыз аналарга пособие һәм акча алу өчен дә аерылыша.
– Алар белән сөйләшә башлагач: «Безгә аерылышырга кирәк» диләр, шуның белән вәссәләм. Тик шуннан соң ачылып китеп: «Менә ялгызлар акча ала, ә без – юк», дип сәбәбен аңлаталар. Чынлап та аерылышу чигендә торган гаилә парлары булса, без моның сәбәбен ачыкларга тырышабыз. Әгәр яннарында өченче кеше булса, алар бер-берсен тыңлый, югыйсә кычкырышып бер-берсенең нәрсә әйтергә теләвен дә ишетмиләр. Кайвакыт бездән белешмә дә алмыйлар. Без парларның медиация узуы турында суд өчен белешмә бирәбез. Соңыннан кайбер парларны бергә күрәм, алар бер гаилә булып яшәүләрен дәвам итәләр. Мин моңа бик шат. Безгә аерылышкан парлар да, балаларының кайда яшәячәген ачык-лау өчен, мөрәҗәгать итә, – ди ул.
Аерылышуны күп вакыт хатын-кыз башлап җибәрә, алар ирләренең бала тәрбияләүдә булышмавына, матди яктан тәэмин итмәвенә, эчүенә, наркотиклар куллануына зарланалар. Тик гаилә ыгы-зыгысында ике як та гаепле була. Ир-атлар исә түземлерәк, таләпчәнрәк һәм, тәҗрибә күрсәткәнчә, гаиләне саклап калырга омтыла.
Гаиләдә көч куллану очраклары да бар. Күптән түгел бер пар килде. Хатын иренең даими рәвештә кыйнавыннан, мыскыл итүеннән арыган. Ире, үз чиратында, хатынын яратуын, аерылышырга теләмәвен белдерде, килешеп яшәргә тәкъдим итте. Алар психологик тренинг үтәргә ризалаштылар.
Лиана Рамил кызы психолог буларак, уртак балалары булган гаилә парларына аерылышканчы йөз тапкыр уйларга киңәш итә.
Чөнки балалар, бигрәк тә үсмерләр, әти-әниләренең аерылышуын авыр кичерә. Һәм, кызганычка каршы, кызлар әниләренең язмышын кабатлый. Ярты ел гына бергә яшәгән парлар да бар. Безгә килгәч алар аерылышуларының сәбәпләрен әйтәләр – вакытында шалтыратмады, мин теләгән әйберне бүләк итмәде. Шуңа күрә гаилә коруга җитди карарга, һәм мөнәсәбәтләрне җайга салу өстендә эшләргә кирәк.
Законлы никахка керергә теләүчеләр дә елдан-ел кими бара. Мәсәлән, ярты ел эчендә нибары 97 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырган (үткән елның шул чоры белән чагыштырганда дүрт парга азрак). Хәзерге заманда ирекле яшәүгә, беркемгә дә бәйле булмауга һәм эштә уңышка ирешүгә өстенлек бирелә. Цивилизация ялгызларга үз ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Хәзерге яшьләр мәхәббәткә генә өмет баглый һәм гаилә тормышында мәшәкатьләр башлану белән күп уйлап тормыйча аерылышуга гариза бирә.
Өстәвенә, ир белән хатын бер-берсе белән бик аз аралаша. Гаиләдә мәхәббәт кичерешләреннән тыш уртак эшләр булу, балаларны да бергә тәрбияләү мөһим.
Безнең белешмә
Статистика буенча, психологлар яшь гаиләләрнең таркалуына китергән түбәндәге сәбәпләрне атый:
1. Яшьләрнең бер-берсен ныклап белмичә, төптән уйламыйча өйләнешүе;
2. Ирнең яисә хатынның, яки икесенең дә җитди булмавы;
3. Хыянәт;
4. Партнерга физик яктан тартылмау;
5. Психологик яктан туры килмәү;
6. Исерткеч эчемлекләргә яки наркотикларга бәйлелек.
Аерылышуларның 80%ы нәкъ менә беренче ике пункт – ашыгып туй үткәрү һәм кешеләрнең гаилә тормышына психологик яктан әзер булмавы сәбәпле була. Күпләр аерылышуның зур процентын хәерчелек, эшсезлек һәм гаиләне туендыру мөмкинлеге булмау белән бәйләсә дә, социологик тикшеренүләр икътисади көрчек вакытында аерылышулар саны кискен кимүен күрсәтә. Галимнәр фикеренчә, финанс кыенлыкларны, ялгызыңа караганда, бергә кичерү җиңелрәк. Шул рәвешле икътисади проблемалар гаилә бәйләнешләрен, киресенчә, ныгыта гына.