Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
2 Июля 2021, 04:24

Вакцина гомерләрне саклап кала

Башкортстанның дини конфессияләре әгъзалары вакцинация уңаеннан үз фикерләрен белдерделәр

Вакцина гомерләрне саклап калаВакцина гомерләрне саклап кала
Вакцина гомерләрне саклап кала

Уфада төп конфессияләр, медицина берләшмәләре вәкилләре, журналистлар «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына вакцинация барышы турында фикер алышу һәм коронавируска каршы прививка ясату буенча уйдырмаларга һәм ялгыш фикерләргә юл куймау өчен «түгәрәк өстәл» артына җыелдылар.

Башкортстанның баш раввины Дан Кричевский билгеләп үткәнчә, вакцинация башлану кешеләр арасында борчылу тудырган, прививкага ышаныч булмаган.

Әмма шәхси үрнәк күрсәтү ярдәмендә халыкның карашын үзгәртә алганнар (Дан Кричевский хатыны белән март аенда прививка ясаткан – ред. искәрмәсе) һәм узган айда синагогага йөрүче кешеләрнең күбесе прививка ясаткан.

«Мин үзем белән Тәүрат китабы алып килдем. Андагы язмаларның берсендә: «үз сәламәтлегегезне саклагыз», – диелгән. Әйе, кеше курка, әмма башкаларның гомере синең сәламәтлегеңә бәйле икәнен аңлау мөһим, хатын-кызлар бала табу өчен дәваханәләргә эләгә алмый, бу мәхшәргә юл куймаска кирәк», – диде Дан Кричевский.

Ул шулай ук мәчетләр, чиркәүләр һәм синагогалар мәхәлләләрендә вакцинация ясауны оештырырга тәкъдим итте, аның бу тәкъдимен Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре дә хуплады.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин республикада коронавируска бәйле хәлләрнең җитди булуын белдерде.

Әлеге вакытта Башкортстанга 600 мең микъдар вакцина кайтарылган, алар медицина оешмаларына бүлеп бирелгән.

Прививкалар беренче чиратта 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, шулай ук һөнәре буенча хәвеф янаган һәм хроник авырулары булган гражданнарга ясала.

29 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 531 мең кеше прививканың беренче компонентын, 371 меңе икенчесен дә ясаткан. Күчмә бригадалар эшли, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә, шул исәптән вакцинация ясау буенча 182 пунктта прививка эшләтергә була.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, авырулар саны арта, бу бигрәк тә халык күп яшәгән өлкәләрдә сизелә.

«Вакцинация – ул гомумдәүләт карамагында хәвефсезлек буенча эш алып бару. Чир таралмасын өчен республика халкының, ким дигәндә, 60 процентына, ягъни 2 миллионнан артык кешегә прививка ясатырга кирәк. Әлегә 31 процент вакциналаштырылган. Республикага коронавирусның өченче дулкыны килә», – диде Игорь Засядкин.

Ул шулай ук вакцинация темпларының 16 тапкырга артуын билгеләп үтте, һәм вакцинация алдыннан курку кешеләрнең нинди дин тотуына бәйле түгел, дип ассызыклады.

«Кешеләр шикләнә, уйлана, чөнки төрле мәгълүмат ишетергә туры килә, логик бер фикергә килү кыен. Тик шуны белү мөһим – прививканың 90 проценттан артык нәтиҗәлелеге бар, һәм ул авыр ковид чиреннән саклаячак», – диде ул.

Башкортстан митрополиясе башлыгы, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон кешеләрнең әле булса шикләнүен раслады.

«Изге китапта әйтелгәнчә, тормыш – ул Ходай биргән бүләк, шуңа күрә сәламәтлек турында кайгырту, табиблар сүзенә колак салу мөһим. Халыкны үз сәламәтлекләрен саклау өчен барлык тәкъдимнәрне дә үтәргә чакырабыз. Мин һәм руханиларның күбесе прививка ясаттык. Халыкның күбесе вакцинация ясатмыйча пандемия бетмәячәк. Чәчәк авыруын, полиомиелитны һәм туберкулезны да вакцинасыз җиңеп булмас иде. Вакцинаның файдасы бар – ул гомерләрне саклап кала», – диде митрополит Никон.

Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Мөхәммәд Таҗетдинов билгеләп үткәнчә, ислам кануннары буенча, прививка ясатуга каршылыклар юк. Диния нәзарәте җитәкчелеге вакцинаны хуплаучы берничә фәтва (карар) чыгарды. «Хәлләр катлаулы. Кешеләрнең битлек кию режимына җиңелчә карый башлавын күрәбез. Без, әлбәттә, мәчеткә битлексез кертмибез. Әмма шәһәрдә, җәмәгать транспортында битлек киючеләр бик аз. Моңа юл куярга ярамый. Чикләүләрне катгыйландыруга зарланабыз, әмма моңа кем гаепле соң? Бу җәһәттән контрольне көчәйтергә кирәк», – диде ул.

«Спутник V» вакцинасының хәләл булуы агымдагы елның апрелендә, Рамазан ае башланганчы ук, расланды, дип белдерде Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин.

«Ураза башланыр алдыннан безнең Диния нәзарәте вәкилләре советы вакциналаштыру мәсьәләсен төрле яклап тикшерде һәм вакцина ислам кануннарына каршы килми, дигән нәтиҗәгә килде. Бу гына да түгел, вакцина уразаны да бозмый, шуңа күрә мөселманнарга ураза тоткан көннәрдә дә прививка ясатырга киңәш иттек. Мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан гаете алдыннан да халыкка шулай мөрәҗәгать итәбез», – диде Айнур хәзрәт.

Мөфти вакцинация турында мәгълүматларны дөрес җиткерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Мәҗбүр итү чаралары белән тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмый. Бары тик халыкка аңлату буенча методик эш алып бару, өндәү һәм сорауларга ачык җавап бирү мөһим. Өстәвенә, безнең республикада хәлләр ул кадәр кискен түгел», – диде Айнур хәзрәт.

«Хәлиф Гомәр ибн әл-Хаттаб мөселманнарны чума булган шәһәргә алып керүдән баш тарта. Аңа: «Раббыбыз язган тәкъдирдән качарга тырышасыңмы?», – диләр. «Мин бер тәкъдирдән икенчесенә качам», – дип җавап бирә ул. Чума булган шәһәргә керсә дә Аллаһның тәкъдире булыр иде, кермичә, авырудан качып котылуы да – Аллаһның тәкъдире. Бүген без прививка ясатмыйча чирли, яисә прививка ясатып чирдән котыла алабыз», – дип аңлатты Айнур хәзрәт Биргалин.

Игорь Засядкин билгеләп үткәнчә, халык еш кына прививканы тормыштагы нинди дә булса фаҗигале хәл: суга батып үлү, һәлакәткә очрау, инфаркттан вафат булу белән бәйли.

«Әлеге вакытта өлкән яшьтәгеләрнең күбесе прививка ясата, йөрәге таушалу сәбәпле берәрсенә инфаркт булса, менә прививка ясаткан иде, шул ярамаган, диләр. Әлеге вакыйгаларны үзара бәйләргә ярамый. Бу кыяр ашаганнан соң инсульт булган кебек», – диде ул.

Табиблар тәмәке тартырга, үз белдегең белән антибиотиклар кулланырга ярамый, бу прививка ясатуга караганда куркынычрак, дип кисәтә.

«Кешеләргә балачактан прививкалар ясала. Шикләнүләргә юл куймагыз. Без чынбарлык дөньяда яшибез. Әлеге вакытта вакцинациядән түгел, ә үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратыннан куркырга кирәк», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Вакцина гомерләрне саклап кала
Вакцина гомерләрне саклап кала
Читайте нас