

Югары уку йортлары абитуриентларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә омтыла.
Җәлеп итү юлларының берсе – стипендияләрне арттыру.
УДНТУ студентларының «хезмәт хакы» иң зурысы – ул аена 100 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Башкорт дәүләт университетында уку отличниклары – олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр 50 мең сумга кадәр өстәмә стипендия ала. УДАТУ студентлары да югары стипендиягә исәп тота ала.
Университетта шулай ук яшь галимнәргә ярдәм итү мөмкинлеге турында уйлыйлар, әлеге вакытта ипотеканы субсидияләү вариантлары карала.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен үткән оператив киңәшмәдә БР Мәгариф һәм фән министрлыгына БДИ буенча 100 балл җыйган республика укучыларын бүләкләү механизмын эшләргә кушты.
– Бу булдыклы, хезмәт сөючән, сәләтле балалар. Һәм безнең, әлбәттә, аларны үзебездә калдырасыбыз килә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Безнең университетларга укырга керүче йөзбаллчыларны матди яктан кызыксындыру системасын уйлагыз. Бу, бәлки, өстәмә стипендия яки 100 мең сумлык еллык грант булыр. Акчаларны исәплик, сумманы, бәлки, арттырырбыз. Иң мөһиме – бу абитуриентлар өчен уңайлы механизм булырга тиеш, – диде ул.
Дүшәмбе, 5 июльдә, барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханының соңгы нәтиҗәләре билгеле булачак. 89 укучы имтиханнарны максималь баллар алып тапшырды инде. Аларның өчесе берьюлы ике фән буенча йөз балл алды.
Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин үткәргән «Фән сәгате»ндә дә академия лидерлыгының «Приоритет-2030» федераль программасын эшләтеп җибәрү турында сүз барды.
– Программа алдагы унъеллыкта илнең фәнни-мәгариф ландшафтын үзгәртәчәк. Һәм безнең университетларның бу проектта җиңүчеләр арасына керүе – төбәк җитәкчелегенең стратегик бурычы. Бу республикага талантлар җәлеп итүне көчәйтәчәк, – дип ассызыклады Александр Сидякин.
«Фән сәгате»ндә катнашучылар шулай ук республиканың югары уку йортлары һәм фәнни оешмалары хезмәткәрләрен, укытучыларын һәм студентларын COVID-19дан вакцинацияләү барышы турында фикер алыштылар.
– Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров коллектив иммунитет булдыру, үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен мөмкин кадәр күбрәк халыкка прививка ясау бурычын куя. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу коронавирустан саклануның иң нәтиҗәле ысулы, – дип искәртте Александр Сидякин. – Галимнәр, студентлар һәм яшьләр шәхси үрнәк күрсәтергә тиеш. Чөнки фән һәм наданлык – тиңдәшсез төшенчәләр.
Фото: «Башинформ», Валерий Шахов