

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, әйткәндәй, ул да пляжга балалары белән килгән иде, пляжны төзекләндерү белән шөгыльләнгән предприятиеләр һәм оешмалар коллективларына рәхмәт белдерде, чишмәлеләргә күңелле ял теләде. Ул билгеләп үткәнчә, Калмаш елгасы янында кешеләр ял итә торган урынны төзекләндерү эшләре узган елда ук башланган. Территорияне чистарту, уңайлы пляж ясау һәм аны җиһазландыру эшләре башкарылган. Бу эшнең нәтиҗәсе күз алдында. Пляжны әзерләүгә саллы өлеш кертүчеләр арасында ул «Ямь», «Торак сервис», «Төзелеш материаллары комбинаты», «Чишмәэнергосервис» МУП җәмгыятьләре коллективларын да билгеләп үтте һәм әлеге оешмалар вәкилләренә Чишмә районы хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Пляж территориясендә ял итүчеләргә уңайлы булсын өчен өч киенеп-чишенү бүлмәсе, кояш ванналарын кабул итү өчен ятаклар урнаштырылган, өстәлләр куелган кафе ачылган, ассортиментта салкын эчемлекләр, камыр ризыклары, һәм әлбәттә, шашлык бар – аннан башка буламы соң инде. Бераз читтәрәк бәдрәф куелган. Гомумән алганда, эссе көннәрдә рәхәтләнеп ял итү, су керү өчен уңайлы урын булдырылган.
Районның Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр («Йөзү» һәм «Волейбол» бүлекчәсе) төрле йөзү стильләрен күрсәттеләр. Тренерлар март аенда спорт мәктәбендә башланган йөзү программасы турында сөйләделәр һәм теләге булган һәркемне гәүдәне суда тотарга һәм йөзәргә өйрәнергә чакырдылар.
Кеше ару-талу белмичә йолдызлар балкуын, ут януын һәм су агымын карый ала, диләр. Су агышын күзәтү күңел өчен генә түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы. Җәйге эссе көннәрдә барыбыз да елга-күл буйларына барып җиләс урында ял итәргә омтылабыз. Әмма бу вакытта хәвефсезлек чаралары турында да онытырга ярамый.
Бу көнне яңа муниципаль пляжга «Спорт пляжы» дигән атама да бирелде. Аның исеме үк биредә алкогольле эчемлекләргә һәм башка начар гадәтләргә урын юк дигәнне аңлата. Теләге булганнарга биредә аркан тарту буенча ярышлар үткәрелә, ә кечкенә балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылган.
Чишмәлеләр һәм кунаклар ял итү урынын лаеклы бәяләделәр. Ял көннәрендә биредә халык бик күп булды, алма төшәр урын да юк иде.