Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
16 Июня 2021, 05:33

Мәктәп укучысына ничек акча эшләргә?

Җәй көне Чишмәдә яшәүче укучы 500 сум акча эшли ала. Әйе, сүз куас сатучылар турында бара. Тиз генә акча җыярга теләгән үсмерләр арасында нәкъ менә бу мизгелле эшкә ихтыяҗ зур.

Поселокта әлеге эчемлек берничә дистә урында сатыла. Асылда исә анда 8–10нчы сыйныф укучылары эшли. Аларның берсенең хуҗасы сүзләренә караганда, куас сатучылар көненә 300дән 700 сумга кадәр акча эшли. Хәер, күп нәрсә һава торышына бәйле, термометр баганасы югарырак күтәрелгән саен, керем һәм хезмәт хакы да күбрәк.
14 яшьлек Кадрия (исеме уйлап чыгарылган), мәсәлән, тулы булмаган ай эчендә 6 мең сум акча эшләгән. Еленага да (исеме уйлап чыгарылган) 14 яшь. Ул куас сатучы булып өч көн генә эшли әле. Иң күбе 700 сум акча эшләгән, һәм моңа бик шат.
14 июньнән Чишмә җиләк-җимеш совхозы басуларында да эш табып була. Биредә барысы да рәсми рәвештә – Чишмә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм питомник арасында килешү төзелгән. Катнашучылар саны чикләнмәгән.
Ә тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләр мәктәп яны участокларында эшләүгә җәлеп ителгән. Июнь аенда 50 укучыга федераль бюджеттан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша түләнәчәк. Асылда исә, алар 4нче, Караякуп мәктәпләрендә, Пионерлар һәм укучылар йортында эшлиләр.
Мәктәп укучылары өчен өстәмә акча эшләү – вак-төяккә акча туплау, гардеробны яңарту, ял итәргә бару өчен менә дигән ысул. Үсмерләрнең эшләргә теләген хупларга, үзең эшләгән акчаны ничек тотарга, шуның өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәк.
Фото: Openbusiness.ru
Читайте нас