Чишмэ
+30 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
15 Июня 2021, 10:44

Донорлык – намуслылыкмы яки акланмаган хәвефме?

Ел саен 14 июньдә бөтен дөньяда Кан донорлары көне билгеләп үтелә. Бу халыкара көн 2005 елда Женевада Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясенең 58нче сессиясе барышында булдырылган.

Донорларның төгәл саны билгеле түгел. Әмма Башкортстанда 40 һәм аннан да күбрәк тапкыр кан тапшырган 15 меңнән артык мактаулы донор бар. Шуны да исәпкә алырга кирәк, матди бүләк алу өчен генә кан бирү исәпкә алынмый. Чишмә районында 116 кеше шушы исемгә ия.
34 яшьлек Илдар Бикмәтов беренче тапкыр 18 яшендә танышлары үтенече буенча кан тапшырган. Шул көннән башлап донор булырга карар иткән, хәтта армиядә хезмәт иткән вакытта да хәрби частьта кан тапшырган. Илдар Фәнис улы елына 6 тапкыр кан бирә. Күбрәк ярамый – организмны тулысынча торгызуга ике ай вакыт таләп ителә. Әгәр сәламәтлеге мөмкинлек бирсә, ул гомер буена донор булып калырга уйлый. Синең ярдәмеңдә кемнеңдер гомере сакланып калуы, кешеләрне кан буенча туганың дип атый алуың яхшы бит.
Рәсәйнең мактаулы доноры түбәндәге хокукларга ия:
-ел саен акча алу, быел ул 15 мең 109 сум 46 тиен тәшкил итә;
-ел саен уңайлы вакытта түләүле отпуск алу;
-ике ял көненә (кан тапшырганнан соң һәм икенче көнне);
-дәүләт дәваханәләрендә һәм поликлиникаларында медицина страховкасы полисы буенча чиратсыз бушлай дәвалану;
-эш һәм уку урыны буенча шифаханәгә юллама алу;
-туклануга 530 сум күләмендә компенсация.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу бәйрәмне кешеләрне актив рәвештә кан тапшырырга өндәү, гомерләрне озынайту һәм саклап калу өчен уйлап тапкан. Тик кан тапшырырга һәркем батырчылык итә алмый – күпләр кан күреп аңын югалтудан, сәламәтлегенә зыян килүдән яки энә аша чир йоктырудан курка.
Медицина хезмәткәрләре кан тапшыру белән бәйле имеш-мимешләрне юкка чыгардылар. Мәсәлән, кан тапшырганда ниндидер чир йоктыру мөмкин түгел.
Кайберәүләр, үзләренең кан төркеме киң таралган булгач, аларның донорлыгына мохтаҗлык юк, дип уйларга мөмкин. Әмма зыян күрүчеләр арасында да шундый ук киң таралган төркемле кешеләрнең күбрәк булуын исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә барлык кан базасында барлык төрләр дә таләп ителә. Даими рәвештә кан бирү сәламәтлек өчен зыянлы түгел һәм бәйлелек тудырмый. Кан хезмәте учреждениеләре барлык район һәм шәһәр дәванәләрендә дә юк.
Чишмә районында яшәүчеләр өчен якындагы үзәк Уфа шәһәренең Батыр урамындагы 41/1 йорт адресы буенча урнашкан.
Фото: Dnrsovet.su
Читайте нас