Чишмэ
+21 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
15 Июня 2021, 08:55

Чишмәдә бакча җиләге өлгерде

Эссе кояшлы һава торышы җиләкләрнең өлгерүен тизләтте. «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» җәмгыяте аларны июнь аеның беренче ункөнлеге ахырында, яки күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 10 көнгә иртәрәк җыюга кереште.

Бакча җиләге якынча 40 гектар мәйданны биләп тора, шуларның 3,8 гектары быел, 5 гектары былтыр утыртылган. 30 гектар басу үзең кереп җыю өчен тәгаенләнгән. Тамчылап су сибелә торган басуларда пленка астындагы җиләкләрне даими һәм мизгелле эшләүчеләр җыя. Әлегә биредә 60 кеше эшли, аларның һәркайсы көненә 100 килограммга кадәр яңа уңыш җыеп тапшыра. Продукция җиде урында – Чишмә, Дәүләкән районнарында һәм Уфа шәһәрендә, Булгаково авылында үз сәүдә нокталарында сатыла. Сатуга «Магнус», «Грандороса», «Моллинг опал», «Мурано», «Кабрилло», «Монтерей» ремонтант сортлар чыгарыла. Оешмалардан һәм халыктан 30 килограмм җиләк илтеп бирүгә гаризалар кабул ителә.
Халык арасында популяр булган «Витязь» һәм «Оскорянка» сортларын җыю да башланды. Беренче көннәрдә җиләк җыярга 200 кеше килгән иде.
Өстәвенә, чишмәлеләр генә түгел, Уфа шәһәреннән һәм районыннан, Дәүләкәннән, башка якын-тирә районнардан да килүчеләр бар. Ял көннәрендә исә җиләкне үзләре кереп җыярга теләүчеләр саны дүрт йөз кешегә кадәр арткан. Аларның һәркайсы 15–20 килограмм, ягъни 3–4 чиләк җыя.
Дәүләкәннән килгән кызлардан җиләк мизгеле башлану турында кайдан белдегез, дип кызыксындым. «Без монда даими клиентлар. Җиләк җыярга һәр елны киләбез. Мизгел башлану турында социаль челтәрләрдән белдек», – дип җавап бирделәр алар.
Әлеге татлы ризыкны җыярга килүчеләр аерым проблемалар кичерми. Аларга участокны күрсәтәләр, автобус белән илтеп куялар. Хуҗаларның бердәнбер үтенече – коронавирус йоктырмас өчен билгеле дистанцияне үтәү.
Читайте нас