Чишмэ
+21 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
8 Июня 2021, 10:34

Сыерлар рационында – сыйфатлы мал азыгы

Һава торышы игенчеләр алдына үз кагыйдәләрен куя. Быел район хуҗалыклары мал азыгын гадәттәгедән ике атнага иртәрәк әзерли башладылар. «Нурис» җәмгыятенең баш агрономы Ринат Гомәров сүзләренә караганда, яшел үләнне чәчәк атканчы җыеп алырга кирәк, чөнки туклыклы матдәләр чәчәк бөреләрендә туплана.

Ә сөт җитештерүнең табышлылыгы мал азыгының сыйфатлы булуына бәйле.
– Өченче көн эшлибез. Тәүге көнне 95 гектар мәйданда вика белән уҗым арышы чабып алдык. Яңгыр булу аркасында бер көн тукталып тордык, әмма без, барлык игенчеләр кебек үк, моңа бик шат. Чөнки быел дым җитмәү 20–22 процентка кадәр кимеде. Яңгыр 3–5 миллиметрга гына үтте, әмма бу да үләннәр үсешенә ярдәм итәчәк. Яшел продукция чыгышы бик мул түгел, беренче басуда – гектардан 50–60 центнер, бу басуда 70 центнердан артык. Икенче чабымга өметләнәбез, – диде Ринат Рәсил улы.
35 гектар мәйданлы люцерна басуында Әлфәт Нигъмәтуллин соңгы буйны чабып бетергәч, агроном белән киңәшләште дә, икенче басуга китте.
– Әлфәт Зәршәт улы – безнең иң оста механизаторыбыз, ул чәчү агрегатында да эшли. Бик тырыш, техниканы карап йөртә, – диде агроном.
Бераз җилләгән үләнне «КСУ» белән Рәхмәтҗан Исмаилов җыя. Үләнне сенаж базына тракторлар белән Халик Ахунов һәм Венер Халиков ташый.
4 июньгә барлыгы бер мең тонна сенаж әзерләнгән. Китерелгән массаны ике «Т-150» тракторы белән тыгызлыйлар. Берничә көннән соң, сенаж чокыры туп-тулы булгач, тыгызлап ябып куячаклар, өч айдан соң ул мал азыгы рационына кертеләчәк. «Нурис» җәмгыятендә яшел килеш җыеп алыначак үләннәр мәйданы якынча 650 гектар тәшкил итә.
Читайте нас