Чишмэ
+20 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
5 Июня 2021, 09:43

«ВоИн» ноутбуклар тапшырды

26 майда Чишмә районының Әфганстан сугышы ветераннары җәмгыятенең тугыз әгъзасы «Коронавирус пандемиясе чорында финанс һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларны социаль адаптацияләү» проекты барышында үткәрелгән киңәшмәдә катнаштылар, аларга Торатау Конгресс-холлында ноутбуклар тапшырылды.

Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә «ВоИн» Бөтенрәсәй хәрби инвалидлар җәмәгать оешмасының төбәк бүлекчәсе тарафыннан гамәлгә ашырылды. Киңәшмәнең төп партнеры һәм оештыручысы – «Бердәм Рәсәй» партиясе.
– Безне онытмаулары, игътибарсыз калдырмаулары куанычлы. 1986–1987 елларда Әфганстанда хезмәт иттем, яраландым, «Сугышчан казанышлар өчен» медале белән бүләкләндем. Ноутбук полкташларым, якыннарым белән аралашу һәм эш өчен кирәк. Безнең район оешмасы яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча чараларда актив катнаша, мәктәп укучылары белән еш очрашабыз, – диде Ярми авылында яшәүче Радик Карачурин.
Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, «Кызыл йолдыз» ордены кавалеры Әлфир Сафиуллинның Чишмә районында проект эше өчен җаваплы буларак, әлеге ноутбукларны алуга күп көч салуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Киңәшмәдә «Бердәм Рәсәй» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров, «ВоИн» Бөтенрәсәй хәрби инвалидлар җәмәгать оешмасы рәисе урынбасары – проект җитәкчесе Николай Шуба, Башкортстан Республикасында «ВоИн» Бөтенрәсәй хәрби инвалидлар җәмәгать оешмасының төбәк бүлеге рәисе Илья Рыбаков катнашты. Киңәшмәдә, моннан тыш, шифаханәләрдә дәвалануга акча бирү мәсьәләсе дә тикшерелде.
– Проектта җиде төбәк катнаша, һәм Башкортстан техник чаралар тапшырылучы тәүге төбәк. Ни өчен бу проектны гамәлгә ашыра башладыкмы? Инвалидлар эшкә урнаштыруда ярдәм итүебезне сорыйлар. Планшетлар аларга интернет аша эш табарга, ә бәлки, читтән торып эшләргә ярдәм итәр. Хәзер компьютер техникасыннан башка булмый, аның белән эшләргә өйрәнергә туры киләчәк, – дип билгеләп үтте «Хәрби туганлык» Бөтенрәсәй ветераннар җәмәгать оешмасы рәисенең беренче урынбасары һәм «ВоИн» җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Шуба.
Планшет алучыларны интернет-технологияләрне, онлайн-хезмәтләрне һәм социаль челтәрләрне үзләштереп компьютерда эшләргә өйрәтәчәкләр. Моның өчен аларга волонтер-остазлар беркетелгән. Алар проект тәмамланганнан соң да ярдәм итәчәкләр.
Чарада Туймазы районы, Кумертау һәм Уфа шәһәрләрендә яшәүчеләр дә катнашты. Барлыгы 29 ноутбук тапшырылды. Шулай ук оешманың җәмәгать тормышында актив катнашучыларга «Бердәм Рәсәй» партиясеннән грамоталар бирелде.
Читайте нас