Чишмэ
+17 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
5 Июня 2021, 12:08

Нәтиҗәләр билгеле булды

Башкортстанда «Бердәм Рәсәй» партиясенең алдан тавыш бирү нәтиҗәләре 1 июньдә оештыру комитетының йомгаклау утырышында игълан ителде. Төбәк исемлеге буенча Александр Сидякин, Римма Утяшева, Наталья Орлова, Владимир Сенин, Ирина Панькина, Ризван Корбанов, Рима Баталова, Илдар Бикбаев, Рөстәм Әхмәдинуров, Шамил Вәлиев беренче унлыкта, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Безнең район да кергән бер мандатлы Уфа сайлау округы буенча Павел Качкаев, Благовещен сайлау округында – Рафаэль Мәрданшин, Белоретта – Эльвира Аеткулова, Нефтекамада – Раил Әдиятуллин, Салаватта – Зариф Байгускаров, Стәрлетамак сайлау округында Динар Гыйльметдинов алда бара.
«Бу демократик процедураның бик мөһим өлеше. Халык булачак кандидатларны әле үк тыңлый алды. Аларның өстенлекләре һәм җитешсезлекләре турында нәтиҗә ясады. Бу сайлауларны демократик рәвештә үткәрергә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев.
Рәсәй буенча алдан тавыш бирүдә барлыгы 12 миллионга якын кеше катнашкан.
Электрон тавыш бирү атна дәвамында 24еннән 30 майга кадәр, участокка барып тавыш бирү 30 майда иртәнге 8дән кичке сәгать 8гә кадәр барды. Республикада тавыш бирүчеләрнең гомуми саныннан 118 384 кеше (якынча 30%) тавыш бирүнең электрон төрен сайлаган.
Алдан тавыш бирүнең соңгы көнендә сайлау участокларында 416 823 кеше тавыш биргән.
Алдан тавыш бирүдә сайлаучыларның гомуми саныннан (3 030 368) 535 207 кеше, ягъни 17,66% катнашкан.
680 сайлау участогы комиссиясе эшләгән, шул исәптән унбере – безнең районда.
Читайте нас