Чишмэ
+27 °С
Облачно
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
4 Июня 2021, 15:25
Шытымнар куандыра, һава торышы борчый
Сабантуй алдыннан районда күптән килгән гадәт буенча чәчүлекләр кабул ителде. Әйтергә кирәк, ул совет чорындагыдан бик нык аерылып торды. Элек колхозлар һәм совхозлар дәүләтнеке булганга күрә, хуҗалык рәисләреннән, агрономнардан язгы кыр эшләренең сыйфатлы үтүе таләп ителә һәм эшләр тиешенчә оештырылмаган очракта җәзага тарттыру да ихтимал иде.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үзгәртеп корганнан соң, мул уңыш алу белән кызыксыну тагын да артты. Кайчандыр чәчүлекләрнең сыйфатын тикшерү буенча үткәрелгән рәсми чара исә хәзер контрольдә тоту түгел, ә эшләр барышы белән танышу өчен үткәрелә.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәлеге белгечләре һәм хуҗалыкларның баш агрономнары составындагы комиссия барлык кырларда да булды, уҗым һәм сабан культуралары, шикәр чөгендере басуларын карады. Чәчүлекләрдә рәт араларының тигезлеге, буш урыннар калмау, орлыкларны чәчү тирәнлеге, шытымнарның куелыгы исәпкә алынды.
Кырларны карау барышында хуҗалыклар вәкилләре чәчү үткәрү, шытымнарны эшкәртү буенча тупланган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Беренче булып «Нерал-Чишмә» җәмгыяте кырларына бардылар, анда шикәр чөгендере, сабан культуралары, уҗым бодае чәчүлекләрен бәяләделәр. Аннары «Башкир-агроинвест», «Нурис», «Агро-Альянс» җәмгыятьләрендә, «Әһли» крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Комиссия әгъзалары барлык хуҗалыкларның да чәчү эшләрен кыска вакытта төгәлләвен, аны югары агротехник дәрәҗәдә үткәрүен билгеләделәр.
Әмма дым җитмәү борчу тудыра, чөнки үсеш чоры өчен һава шартлары уңай түгел. Бигрәк тә уҗымнар зыян күрергә мөмкин. Әмма, шулай булса да, «Нерал-Чишмә»дә «новоершовский» сортлы уҗым бодае чәчүлекләренең яхшы торышын билгеләп үттеләр. Алар әйбәт кышлаганнар һәм мул уңыш алуга өмет бар.
Барлык хуҗалыкларда да чәчүлекләрне карау, чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү, техник культураларның рәт араларын утау эшләре бара. «Нурис»та уҗым арышын һәм уҗым викасын чабарга керешкәннәр. Ә «Агропромбизнес» җәмгыятендә сабан бодае һәм соя чәчүлекләренә су сибү оештырылган, бу да агрономнарда зур кызыксыну уятты.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим