Чишмэ
+13 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
2 Июня 2021, 11:59

Балаларның хәвефсезлеге үзебезгә бәйле

Чишмә районы юлларында балалар имгәнү очраклары ешайды. Мәсәлән, узган атнада Илкәш авылында шундый хәл булды, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшүсмер зыян күрде.

Бу турыда гәзитнең 21 майда басылган 40нчы санында хәбәр иткән идек. Чишмә районында яшәүче бер ир «Рено Сандеро» машинасы белән китеп барганда ундүрт яшьлек үсмерне бәрдерә. Нәтиҗәдә имгәнгән бала Чишмә үзәк район дәваханәсенә озатыла. Ә машина йөртүче һәлакәт булган урыннан качып китә, әмма оператив-эзләү чаралары барышында ул барыбер табыла һәм полиция бүлегенә китерелә. Тикшерү дәвам итә.
Ә шимбә көнне Уфа – Келәш – Чишмә юлының 18нче чакрымында «Киа Оптима» һәм «ВАЗ-21043» бәрелешә, өстәвенә, беренче машина юл читенә тәгәри. Анда утырган балигъ булмаган пассажирлар – җиде һәм тугыз яшьлек балалар Уфаның Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәрелә.
Әлеге вакытта тикшерү бара, бу авариянең сәбәпләре ачыклана. Тәүге мәгълүматлар буенча, авария «Киа» автомобилен йөртүче 34 яшьлек ирнең куркыныч маневры аркасында булган, ул, үзеннән алда барган машинаны узып киткәндә араны дөрес исәпләмичә, килгән тизлектә юлдан чыгып очкан.
Хәзер, җәйге каникуллар алдыннан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү темасы аеруча көнүзәк мәсьәлә.
– Көннәр җылыткач юлларда скутер, мотоцикл һәм башка ике тәгәрмәчле техника йөртүчеләр пәйда була. Кайвакыт алар зур тизлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре эзәрлекләүдән качарга омтылалар, бу да үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Ата-аналарның игътибарын шуңа юнәлтәсе килә: балаларны машинада бары тик махсус креслога утыртып яки хәвефсезлек каешы белән эләктереп йөртегез. Юл аша дөрес итеп чыгу турында аңлатыгыз, гап-гади юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау да артык булмас. Транспорт чараларын йөртүчеләргә җәяүлеләр юл аша чыккан урыннарда, автобус тукталышларында һәм белем бирү учреждениеләре янында аеруча игътибарлы булырга кирәк, чөнки балалар көтмәгәндә юлга йөгереп чыгып машина тәгәрмәче астына эләгә, – дип сүзенә йомгак ясады Рәсәй Эчке эшләр министрлыгы Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы Әлфия Вәлиева.
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәгез, игътибарлы булыгыз, юллардагы хәлләрне бары тик бергәләп кенә үзгәртә, шул рәвешле үзебезнең һәм тирә-юньдәгеләрнең гомерен саклап кала алабыз.
Читайте нас