Чишмэ
+17 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
31 Мая 2021, 12:29

Эльза Янабаева: Күнекмәләрдән соң кешеләрнең күңеле күтәрелеп китә

Күптән түгел Чишмә районының инвалидлар җәмгыяте бинасында тренажерлар залы ачылды. Аның Президент грантлары фондында җиңү яулаган «Невозможное возможно» проекты ярдәмендә ачылуын искә төшереп үтик. Тренажерлар залында гранттан алынган акчага адаптив йөгерү юлы, күп функцияле Бубновский тренажеры, швед стенкасы, авыр атлетика снарядлары, дартс һәм министеп урнаштырылган.

– Ә күптән түгел кечкенә велотренажер барлыкка килде, аны безгә бер гаилә пары бүләк итте. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар өчен дәресләр атнага дүрт тапкыр уза, ә сишәмбе көнне балалар өчен көндез дә, кич тә тренировкалар үтә. Шуны да билгеләп китәргә кирәк, аларны бирегә алып килүче туганнары да бездә бушлай шөгыльләнә ала, – дип билгеләп үтте «Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыяте» җәмәгать оешмасының Чишмә районы буенча бүлеге рәисе Эльза Янабаева.
Тренажерлар залында дәресләрне адаптив физкультура буенча тренер Зәйнәб Бәдретдинова алып бара.
Күнекмәләргә 10ар кеше йөри. Ул һәркемгә аерым күнекмәләр бирә һәм аларның дөрес үтәлешен карап тора.
– Тренажерлар залы яңа гына ачылса да нәтиҗәсе күренә. Мәсәлән, инсульт кичергән иргә сәламәтлеген ныгыту өчен Уфага тренажерлар залына барырга киңәш иткәннәр. Аңлашылуынча, аңа сәла-мәтлек торышы буенча анда барып кайту авыр булыр иде. Шуңа күрә ул Чишмәдә тренажерлар залы ачылуы турында белеп, бирегә килеп шөгыльләнергә булган. Хәзер ул күнекмәләргә даими йөрергә тырыша, үзен яхшырак хис итә, яшәреп киттем, дип шаярта, – диде Эльза Миңнехәниф кызы.
Тренажерлар залы спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы мөмкинлек кенә түгел, ә чираттагы тапкыр бергә җыелу өчен сәбәп тә. Күнекмәләрдән соң алар сөйләшеп утыралар, шахмат, дартс уйныйлар, ә спорт белән шөгыльләнә алмаучылар бирегә кайвакыт аралашу өчен генә дә килә.
– Биредә (Тракт урамы, 13) шөгыльләнергә теләүчеләргә алдан шалтыратып сөйләшәбез. Аннан соң алар үзләре өчен уңайлы булган графикны сайлый. Барысы да күнекмәләргә бик теләп йөриләр. Тренажерлар залында шөгыльләнергә теләүчеләр тагын да күбрәк булыр дип ышанабыз, – диде ул.
Читайте нас