Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
31 Май 2021, 06:18

Авыл укытучысы өчен миллион

Салават шәһәреннән Шөнгәккүл авылына күчеп килгән математика һәм физика укытучысы Айгөл Бикколова – «Земство укытучысы» программасында катнашучы.

– Мин Салават шәһәренең 22нче мәктәбендә эшләдем. «Земство укытучысы» программасы турында белгәч, шәһәр тормышын авылныкына алыштырырга карар иттем һәм гариза бирдем. Тумышым белән мин Мәләвез районының Корнеевка поселогыннан. Беренчедән, яшәешемне үзгәртергә, иң мөһиме, гаиләмә ярдәм итәргә булдым, бирелгән компенсация – яхшы бонус. Өч балабыз бар. Бу мәктәпне үзем сайладым, барсы да ошый: Шөнгәккүлдә балалар бакчасы бар, өч яшьлек кызыбыз шунда йөри, мәктәптә квалификацияле укытучылар белем бирә – уртанчы улыбыз алтынчы сыйныфта укый.
Педагогик эш стажым 21 ел. 2000 елда Стерлетамак педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамладым һәм шуннан бирле укытучы булып эшләдем. Үз эшемне яратам. Биредә әлегә вакытлыча фатир алып яшибез, ә киләчәктә торак сатып алырга телибез. Мәктәп коллективы һәм җитәкчелек белән әйбәт мөнәсәбәттәбез.
– Бу программа – безнең коткару чарасы. Математика укытучысы пенсиягә китте, һәм без гариза бирдек. Бездә 21 сыйныф-комплект, 360 укучыбыз бар. Шуңа күрә йөкләнеш зур. Кызганычка каршы, яшь педагогларның ставкасы бик аз, шуңа күрә югары уку йортларын тәмамлаган яшьләр авыл мәктәбенә килергә ашкынып тормый. Бүгенге көндә безгә филологлар, математика укытучылары кирәк, – ди Шөнгәккүл урта мәктәбе директоры Иршат Ишбулатов.
Мәгариф идарәлегенең кадрлар буенча белгече Рәмзилә Габидуллина сүзләренә караганда, 2020 елда безнең районга шәһәрдән күчеп килгән ике укытучы 1 миллион сум күләмендә акча алган. Быел әлеге программа буенча конкурста тагын бер белгеч – Келәш мәктәбендә белем бирәчәк башлангыч сыйныфлар укытучысы катнашачак.
Безнең белешмә
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы «Земство укытучысы-2021» конкурсына йомгак ясады һәм миллион сум акча алачак 35 укытучыны сайлап алды. Программа шартлары буенча, алар авыл җирендә, шәһәр тибындагы поселокта яки халкы 50 меңнән артмаган шәһәрдәге мәктәптә кимендә 5 ел эшләргә тиеш. Сүз уңаеннан, әлеге программа буенча 13 авыл мәктәбенә укытучылар табылмаган. Программада яшь педагоглар гына түгел, ә күп еллар эшләгән стажлы укытучылар да катнаша ала. Башкортстанда ул 2020 елда үз көченә керде һәм 2022 елга кадәр дәвам итәчәк. Моннан тыш, республикада авыл җирендә эшләүче укытучылар 600 мең сум күләмендә грантка дәгъва итә ала. Конкурс нәтиҗәләре буенча ел саен 100 яшь педагогка грантлар бирелә. Укытучылар авыл мәктәбендә аз дигәндә бер ставка йөкләнеш белән кимендә ике ел эшләргә тиеш.
Читайте нас