Чишмэ
+21 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
28 Мая 2021, 15:19

Янгын сүндерүче булырга телим...

18 майда поселокның бишенче мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча чара узды. Укучыларга янгын сүндерүче һөнәре турында сөйләү өчен Уфа дәүләт нефть-техник университеты галимнәре һәм студентлары, 95нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килделәр.

«Йөрәкләрдә ут һәм белем яктылыгы» дип аталган чараны УДНТУның «Янгын һәм сәнәгать хәвефсезлеге» кафедрасы һәм районның мәгариф идарәлеге белгечләре оештырдылар. Башкала кунаклары – дәрәҗәле уку йорты галимнәре Азат Шәрәфетдинов, Салават Имаметдинов һәм дүртенче курс студенты Кристина Клокова мәгариф идарәлеге хезмәткәре Альбина Муллаянова белән берлектә дүрт этапта кызыклы программа әзерләделәр. Программа буенча беренче квест-уен булды, чыгарылыш сыйныф укучылары интеллектуаль уен аша янгын сүндерүче һөнәренең үзенчәлеге белән таныштылар. УДНТУ студентлары 5нче мәктәпнең актлар залында җыелган унынчы сыйныф укучыларын унар кешедән торган дүрт командага бүлделәр. Алар үз маршрутлары буенча үттеләр, четерекле сорауларга җавап бирделәр, беренче ярдәм күрсәттеләр. Мәктәп алдында янгын сүндерү техникасы күргәзмәсе оештырылды – 95нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре балаларга автомашина кирәк-яраклары, пилотсыз очу аппараты күрсәттеләр.
– Укучылар янгын сүндерүче эшенең үзенчәлекләре турында сораштылар, автоцистерна руле артында утырып карадылар, – диде янгын сүндерү машинасы шоферы Илдар Тазикин.
Бишенче мәктәп укытучысы Ильмира Янгирова сүзләренә караганда, 17–21 майда унынчы сыйныф укучылары тормыш хәвефсезлеге нигезләре буенча җыеннарга барачак.
Чараның икенче этабында эстафета, өченчесендә презентация булды, аның барышында кафедра, факультет турында видеоязма күрсәтелде. Соңгы, дүртенче этапта «Мине өйрәтсеннәр!» дип аталган ток-шоу оештырылды. Анда чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре генә түгел, ә аларның әти-әниләре, Уфа дәүләт нефть-техник университет кафедрасы укытучылары, студентлар, кабул итү комиссиясе хезмәткәрләре дә катнашты.
– Аеруча квест-уен кызыклы булды, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты гимназиянең унынчы сыйныф укучысы Булат Хәбибуллин очрашудан соң.
– Бу чараны икенче тапкыр үткәрәбез, беренче тапкыр 2019 елда Бакалы районында оештырдык. Аннан соң безгә бу район егетләре укырга килде, бүген без – Чишмәдә, һәм сезнең районнан да абитуриентлар күп булыр дип өметләнәбез. Бездә уку бик кызыклы, студентлар инновацион эшләнмәләр белән шөгыльләнәләр. Университет каршында үзебенең янгын сүндерү часте бар – студентлар анда практика уза, – диде
«Янгын һәм сәнәгать хәвефсезлеге» кафедрасының химия фәннәре кандидаты Анна Озден.
Әлеге чаралар укучыларга һөнәр сайлаганда ярдәм итәр, дигән ышанычта калабыз.
Читайте нас