Чишмэ
+27 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
28 Мая 2021, 06:51

Иң кирәкле һөнәрләр

Һөнәр сайлау – катлаулы бурыч, һәм аны хәл иткәндә холык сыйфатын да исәпкә алу мөһим, әмма икътисадның реаль ихтыяҗларына һәм хезмәт базарындагы вәзгыятькә дә йөз тотарга кирәк. Бүгенге көндә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ аеруча зур? Бу хакта җавап алу өчен без Чишмә районы буенча мәшгульлек үзәге инспекторы Ира Мөхәммәтшинага мөрәҗәгать иттек.

– 2021 елның беренче кварталында иң кирәкле һөнәр – машина йөртүче, – дип билгеләп үтте инспектор. – Аларга 40,25 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Вакантлы урыннар саны – 28.
Слесарь-ремонтчылар икенче урында тора – 21 вакансия. Аларга 21 мең сум түлиләр.
Тегүчеләргә һәм тегү җиһазлары операторына 25 мең хезмәт хакы тәкъдим итәләр (10ар вакансия). Шулай ук 15–17 мең сум хезмәт хакы белән җиһаз җыючылар, төргәккә салып торучылар һәм йөк төяүчеләр таләп ителә (10ар кеше). Иң түбән хезмәт хакы хат ташучыныкы – аена 12 мең сум. 2020 ел эчендә 97 оешма һәм предприятиедән 1334 вакансиягә гариза алынган.
Мәшгульлек үзәге эшкә урнашырга ярдәм итә, кемдер укырга җибәрә, кемгәдер үзмәшгульлек буенча субсидия бирә. Әйтик, узган ел үзәк аша 939 кеше эш тапкан, ә 138 укучы укудан буш вакытларында эшкә урнаштырылган.
Читайте нас