Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
27 Мая 2021, 05:28

27 май – Бөтенрәсәй китапханә көне

Фәйрүзә Гыйльманова, Абрай авылы китапханәчесеКитапсыз үткән гомерне мәгънәсез узган гомер диләр. Китап – кешенең якын юлдашы, киңәшчесе. Ул кешедә күркәм сыйфатлар, ихтыяр көче һәм әхлак тәрбияли. Китап үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә өйрәтә.Беркайчан да китапның үткән юлын онытма,Рәнҗетмә син китапны, аның битләрен ертма!

Шундый эчкерсез шигырьләр сөйләп йөргән чаклар артта калды. Һәр яңа буын китаптан үзе өчен тиңдәшсез белем ала, аның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Ел саен берсеннән-берсе кызыклы китаплар дөнья күрә. Бик теләсәң дә, аларның барысын да укып бетереп булмый. Шуңа күрә дә зәвыгыңа, кызыксынуыңа туры килгән китаплар сайларга өйрәнергә кирәк.
Китапханә – дәүләт хәзинәсе булып исәпләнгән белем чишмәсе, элекке буыннар тәҗрибәсен саклау урыны булып тора. Халкыбызның киң катлавының белемгә ихтыяҗын тәэмин итә, туган телгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә зур эш башкара.
Китапханәче һөнәренә чынлап гашыйк булсаң гына авыр да, мавыктыргыч та булган бу эштә озак еллар эшли аласың. Гомер буена үз эшеңне яратып башкару, даими рәвештә белемеңне арттыру, иҗади эштә барлыкка килгән каршылыклар алдында каушап калмыйча көрәшә белү, укучыларга китапны яратырга өйрәтү, чәчләргә чал кергәч тә аларның рәхмәт сүзләрен ишетеп, алар белән аралашып яшәү үзе бер бәхет.
Кеше олыгайган саен үткәннәрне искә төшерә, сагына, үзе яшәгән авыл, аның тарихы белән күбрәк кызыксына. Хәзергене үткәннәр белән чагыштыра, барлый. Кемнәрнедер юксына, сагына, искә ала.
Менә мин дә кайвакыт үз авылымның мәдәният учагы булган китапханә турында уйланам. Анда бөтен көчен, тырышлыгын салып эшләүчеләрне искә алам.
Бу язмам Абрай авылы китапханәсендә озак еллар хезмәт куйган Әхмәдиева Рәзидә Галимулла кызы турында. Рәзидә апа 1939 елда Абрай авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлап Йоматау авыл хуҗалыгы техникумында белем алганнан соң 1963 елда Абрай авылы китапханәсендә эшли башлый. Ул чорда китапханәгә «Красная звезда», «Спорт», «Совет Татарстаны», «Совет әдәбияты», «Агитатор» һ. б. бик күп гәзит-журналлар килә. Рәзидә апа аларның һәрберсен берәмтекләп җыеп бара. Китапларны киштәләргә темалар буенча тезә, яңа китаплардан күргәзмәләр оештыра, балалар белән китап укучылар конференцияләре, шигърият кичәләре үткәрә, язучыларның юбилеена чаралар оештыра, стена гәзитләре чыгара һәм башка бик күп эшләр башкара. Пенсиягә чыккач та эшләвен дәвам итә, һәм 1997 елда гына хаклы ялга китә.
Ул тормыш иптәше Вәзит Хәбибулла улы белән өч бала тәрбияләп үстерә, әлеге вакытта алар картларча гына авылда яшәп, дөнья көтеп яталар.
Читайте нас