Чишмэ
+21 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
26 Мая 2021, 06:22

Рәваҗдан пирог һәм кайнатма

Ревень - рәваҗдан ясалган кайнатма эчкелтем тәмле була.

Тышкы кыяфәте белән чөгендер яфрагына, ат кузгалагына охшаган үсемлектән вареньены түбәндәгечә ясыйлар:

Ревеньның сабакларын турап, шуңа бер апельсин, 1 стакан шикәр комы салып кайнатырга. Суынгач тагын бер тапкыр кайнатып алырга.
Әлеге үсемлектән шулай ук пирожкилар да пешерәләр
Кузгалак пирогы яратасызмы? Аны яратмаган кеше бар микән? Рәваҗдан (ревень) пешерелгәне дә нәкъ кузгалакныкы кебек була. Бер генә аермасы да юк. Җыюы гына тиз.Сез дә пешереп карагыз әле.

Камыр өчен: 1 стакан кибет каймагы яки сөт, ярты стакан шикәр комы, 100 грамм атланмай, 2 стакан он, 1 кап көпшәкләндергеч. Эчлеккә кузгалакны (рәваҗны) турап салырга, өстенә шикәр комы, аз гына крахмал (яки манный ярмасы) сибәргә. Мичтә әзер булганчы пешерергә.

Камыр ясауның икенче төрле рецептын да тәкъдим итәбез. Бу камырдан төрле пироглар пешерергә була.

Бер стакан кефир, ярты стакан көнбагыш мае, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тулыр-тулмас тоз, бер кечкенә кап чүпрә (камыр өчен барлык ингредиентлар да җылы булырга тиеш кына). Камырны баскач, ярты сәгать кабартып алабыз да, пироглар ясыйбыз. Пирогны духовкада сүрән генә утта 1сәгать чамасы пешерәбез. Бик йомшак булып пешә..
Читайте нас