Чишмэ
+20 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
25 Мая 2021, 14:03

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк

12 майда Башкорт дәүләт университетында «Кизәк елгасы буенда урнашкан татар авыллары тарихы һәм топонимикасы» дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте.

Ул Башкорт дәүләт университеты, Чишмә районы хакимияте һәм Башкортстанның «Рамазан» төрки милли-агарту үзәге тарафыннан оештырылды һәм М. Кәрим исемендәге иҗат остаханәсендә үтте. Конференциягә килүчеләрне сәламләп БашДУ проректоры Азат Галимханов, Чишмә муниципаль район Хакимияте башлыгы Ришат Мансуров чыгыш ясады.
Чараны оештыручы, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Марат Шәрипов фикеренчә, конференция эше нәтиҗәсендә Кизәк елгасы буенда урнашкан татар авыллары тарихын арытаба өйрәнүне таләп итүче мәсьәләләр даирәсе билгеләнде, ә бу, үз чиратында, фәнни форумда катнашучыларның чыгышлары белән бергә Кизәк елгасы буенда урнашкан авыллар тарихы турында китап бастырып чыгарырга ярдәм итәчәк. Ришат Әнис улы үз чыгышында туган як тарихын өйрәнү ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли, дип билгеләде, һәм Чишмә җире турында яңартылган фәнни белешмәлекне бастыруда да актив катнашырга чакырды.
Конференциянең программасы бик кызыклы һәм бай эчтәлекле булды, социология фәннәре докторы, Башкорт дәүләт аграр университет профессоры Р. Галләмов, социология фәннәре докторы, Рәсәй Фәннәр академиясенең Уфа Этнология институтының экология бүлеге мөдире Ф. Сафин, психология фәннәре кандидаты, Мәҗит Гафури фонды рәисе Г. Камаева-Гафури, тарих фәннәре кандидаты И. Габдрәфыйков кебек галимнәр генә түгел, шулай ук ветеран укытучылар, китапханәчеләр һәм крайны өйрәнүчеләр чыгыш ясады. Бәкәй авылыннан Рәсимә Вәлетдинова гомер буена Ибраһим мәктәбендә балалар укыткан, пенсиягә чыкканнан соң ул туган як тарихын өйрәнү белән шөгыльләнгән, аның ярдәмендә мәктәптә музей барлыкка килгән. Ул Кизәк елгасы буенда урнашкан авылларның килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Халык риваятьләре буенча, бу якларга Муса һәм Ибраһим атлы ике бертуган һәм аларның сеңелләре килеп урнашып әлеге атамадагы авылларга нигез салганнар. Ә төрки халыкларда кыз туганнарга элекке заманнарда «бикә», «бикәч» дип мөрәҗәгать иткәннәр. Күршедә урнашкан өченче авылның атамасы – Бәкәй – шул рәвешле барлыкка килгән, имеш.
Чишмә үзәк район китапханәсе директоры Илүзә Гыйбадуллина үз докладында Солтан Богдановның шәҗәрәсен кулланып Абрай һәм Кызылгы авылларында яшәүче татарларның этногенезы (килеп чыгышы) турында сөйләде. Чыгыш ясаучылар билгеле якташларыбыз, туган як тарихы һәм аның фольклор байлыгы турында сөйләделәр.
Филология факультетының татар-рус бүлеге студентлары конференциядә катнашучылар өчен чыгыш әзерләгәннәр иде. Татар студентларының «Сәләт» музыкаль-шигърият театры Идел буе шагыйре Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы мотивлары буенча «Шигъри көрәш» спектакленнән өзек күрсәтте. Әйткәндәй, әлеге театр труппасы «Студентлар фестивале-2021» бәйгесендә ике номинациядә лауреат, бер номинациядә дипломант булды. Театрны оештыручы, режиссер Марат Шәрипов спектакль сценарие авторы да булып тора.
Конференция эше йомгаклары буенча фәнни җыентык бастыру планлаштырыла.
Читайте нас