Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 Май 2021, 19:22
Кибет кассасында безне ничек алдыйлар?
«Синергия» университетының коммерция һәм сәүдә эше кафедрасы доценты Алиса Храмова «Прайм» агентлыгына кассирларның чекка артык товар өстәү мөмкинлеге турында сөйләгән.
Кибеттән күп товар алганда шул рәвешле алдаулары ихтимал. Шулай ук акчаны кимрәк кайтарып бирергә яки икенче бер штрих-кодны сканер аша үткәрергә мөмкиннәр. Яки кассадагы хезмәткәр сатып алучыга 1 + 1 акциясе турында хәбәр итми, аннан соң клиентка бирергә тиешле икенче товарны үзенә алып кала.
Супермаркетлардагы кассаларда мошенниклыкның тагын бер төре турында хәбәр ителә. Киң таралган схема: чиратта торган сатып алучы янына таныш булмаган кеше килә һәм аның товары өчен үз картасы белән түләргә һәм алмашка аңа акча бирергә тәкъдим итә. Ул бу гамәлен «банкомат эшләми, ә миңа акча кирәк», дип аңлата. Соңрак мошенник түләгән картаның урланган булуы, ә аның пин-кодны белмәве ачыклана.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Электрон тәмәке тартыусылар иғтибарына!
Башкирская шаль стала официальным брендом Зианчуринского района Башкирии
Дүртөйле районы башлыгы МХО яугирләреннән сәлам җиткерде