Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
23 Мая 2021, 06:43

Чишмәдә чиста су булырмы?

Быел яз үзәктән су белән тәэмин ителүче чишмәлеләрнең күбесе краннардан эчәргә яраксыз пычрак, кайвакыт кап-кара су агуына зарландылар.Сүз уңаеннан, район үзәгендә бу хәл әледән-әле кабатланып тора, көннәр коры торганда һәм бар халык бакчаларга су сипкәндә бигрәк тә.

Моның сәбәбен ачыклау өчен редакция «Чишмә су-канал» предприятиесенә мөрәҗәгать итте һәм баш инженер Камил Собханкуловның бу хәлгә аңлатма бирүен үтенде.
– Гадәттән тыш эссе көннәрдә бакчаларга су сибүчеләр күбәйде, – дип җавап бирде Камил Әфтәх улы. – Күп катлы йортларда яшәүчеләрне сусыз калдырмас өчен, басымын арттырырга туры килде. Су иске торбалар буенча ага һәм нәтиҗәдә, су басымы белән күпьеллык ком утырмалары кузгала һәм эчәргә яраклы суны пычрата. Әлеге вакытта норма буенча тәүлеккә 3300 кубик метр су бирер урынына 4700 кубометр бирәбез, ягъни басымны 70 процентка көчәйтәбез. Нәтиҗә буларак, су эчәр өчен яраксызга әйләнә.
– Камил Әфтәх улы, бу хәлне җайга салу өчен нинди чаралар күрелә?
– Беренчедән, элекке корыч су торбаларын яптык һәм суны полиэтилен торбалар буенча гына агызабыз – насосларның куәте җитәрлек. Әмма поселок эчендәге су челтәрләре корычтан һәм чуеннан эшләнгән һәм эченә ком утырган. Нәтиҗәсе краннарда күренә. Мөмкин булган урыннарда без торбаүт-кәргечләрне чистартабыз, пычрак суны тәүлек буена диярлек агызып түгәбез. Һәм әйтергә кирәк, хәзер хәлләр сизелерлек яхшырды, краннардан чиста, катнашмаларсыз су ага башлады.
– Тик бу бер тапкыр гына кулланыла торган чаралар. Яңадан тагын шул ук тырмага басабыз. Ә киләчәккә нинди чаралар күрелә соң?
– Әлеге вакытта «Уфапромстрой» җәмгыяте полиэтилен торбалар белән Исаковка су алу җайланмасыннан 12 чакрым озынлыктагы тагын бер суүткәргеч тармагын суза. Бу эш быел җәй төгәлләнергә тиеш. Ә менә поселок эчендәге су торбаларын алыштыру – зур проблемаларның берсе. Моның өчен күп миллионлаган чыгымнар таләп ителә, финанслар юк. Әлбәттә, кул селтәп барысын да ничек бар шулай калдырырга була. Әмма бу безнең, ягъни су кулланучылар мәнфәгатьләрендә түгел. Без БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына финанслауны сорап гариза бирәбез, мөмкинлекләр эзлибез һәм торбаларны үз көчебез белән алыштырабыз. Мәсәлән, Төньяк тыкрыгында, Тәҗрибә хуҗалыгы бистәсендә иске корыч торбалар алыштырылды. 2021–2022 елларда Киров, Төзелеш һәм Монтаж урамнарында да алыштыру планлаштырыла.
– Ә краннардан аккан пычрак су куркыныч төш кебек кенә калсын өчен, хәлне төптән үзгәртеп буламы? Ягъни, бездә суның чисталыгы язгы ташуга да, су сибүгә дә бәйле булмас дигән ышаныч бармы? – әлеге юллар авторы бу сорауны район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары Илдус Зәйнуллинга бирде.
– Безгә Мәскәүдән белгечләр килеп «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты барышында кулланылган «Чиста су» төбәк проекты буенча су чыганакларын һәм аның сыйфатын тикшерделәр, сыйфатны яхшырту буенча тәкъдимнәр керттеләр, – дип җавап бирде Илдус Риф улы. – Район үзәгендә яшәүче халыкны эчә торган су белән тәэмин итүне яхшырту вариантларының берсе – 2020–2025 елларда авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасында катнашу. Әлеге программада катнашу өчен проект эшләрен башкару мөһим. Моның өчен финанслар таләп ителә. Әмма бу җиңел эш түгел – дистәләрчә миллион сум акча кирәк булачак. Әлеге проблеманы хәл итеп, чишмәлеләрне киләчәктә чиста су белән тәэмин итә алырбыз, дип ышанам, чөнки безгә арытаба да биредә яшәргә бит. Оныкларыбызга һәм туруннарыбызга лаеклы мирас, ә иң мөһиме – чиста су калдырырга тиешбез.
Читайте нас