«Сак булыгыз!» дип әле дә язып торабыз. Ләкин безнең халык ышанучан да, ярдәмчел дә бит ул. Мошенниклар шуннан оста файдалана да инде. Алар алдау юлы белән баюның яңадан-яңа юлларын табып кына торалар.
Быел социаль челтәрләрдә аерым кешеләрнең аккаунтларын «җимереп», туганнарына, танышларына, дусларына шул кеше исеменнән «әтием үлде, җирләргә акчам җитми, әҗәткә биреп торыгызчы... әнием кинәт чирләп китте, операциягә акча кирәк, ярдәм итегезче...» кебек хәбәрләр җибәрү очраклары арткан. Мондый күңелсез хәбәр алучы танышлар һәм дуслар, кагыйдә буларак, борчуга төшәләр. Ничек борчылмыйсың, дус бит! Аннары аны-моны уйламый, авыр хәлдә «калган» кешегә ярдәмләшү йөзеннән акча салырга тотыналар... Ничек алданмаска соң? Мошенникларга, аферистларга, жуликларга акча күчерүдән ничек сакланырга? Сүз шул хакта.
Күптән түгел үзем эшләгән коллективта да шуңа охшаш хәл булды – хезмәттәшемнең улына социаль челтәр аша танышыннан түбәндәге эчтәлекле хәбәр килгән: «Сәлам, авыр хәлдә калдым. Әниемне даруханәгә чыкканда машина бәреп киткән, әле ул дәваханәдә, комада ята. Әгәр иртәгәгә кадәр операциягә фәлән сум акча җыя алмасам, аны ясамаячаклар. Күпме булдыра аласың, әҗәткә биреп тор әле. Кайтарырга тырышырмын». «Бәй, танышның әнисе бит! Ярдәм итәргә кирәк», – дигән улы һәм: «Тукта әле, башта шалтыратып хәлләрен белим. Бәлки, тагын да берәр ярдәм кирәктер», – дип, телефонын тотып, күрше бүлмәгә чыгып киткән.
Биш минут үткәндерме, юкмы, елмаеп-көлеп килеп тә чыккан. «Алдау бу. Әнисенә, шөкер, берни дә булмаган. Әнә телефоннан үзе әйтүенчә, икәүләшеп чөкер-чөкер килеп, чәй эчеп утыралар...».
«Хәтерлибез... Кайгырабыз...»
Югарыда сүз барган алдау юлының аеруча «ВКонтакте» социаль челтәрендә гадәтигә әйләнүе турында күпләр хәбәрдардыр. Схемасы гади, калыпка салынган: иң беренче чиратта, аккаунтны «җимерәләр». Белгечләр әйтүенчә, мошенниклар өчен нәкъ менә тәгаен кеше мөһим түгел, ә, кем әйтмешли, кул астына кем эләгә, шуның аккаунтын җимерәләр. Ниндидер программа ярдәмендә төрле аккаунтларга керү өчен парольләр туры китерәләр. Шуннан соң мошенник, үзенең начар ниятенә комачауламасыннар дип, социаль челтәрләрдә иң башта корбанының якын туганнарын – хатынын, ирен, балаларын, әти-әниләрен блокировкалый.
Тагын да берникадәр вакыттан соң жулик «җимерелгән» кешенең аккаунтында фотосурәтен-аватаркасын алыштыра. Корбанының портреты урынына «Хәтерлибез. Кайгырабыз» дигән язу, шәм рәсемен урнаштыра.
Аннары мошенник шул ук тикшерелгән, сыналган схема буенча эш итә башлый: кешенең дусларына «якын кешем – әтием, әнием, хатыным, ирем – үлеп китте, җирләргә мөмкинлегем юк, берничә мең сум акча биреп тора алмассыз микән», «әнием чирләп китте, авыр хәлдә, даруларга акча юк, ярдәм итегез әле» дигән эчтәлекле хәбәрләр җибәрә. Ул хәтта аларның ни сәбәпле үлеп, чирләп китүе турында да хәбәр итә – йөрәк өянәгеннән, инсульттан яки авариядә дип тә өсти.
Күпләр аңлап торадыр, «дүшәмбегә кадәр әҗәткә акча биреп тор әле» дигән гади үтенечкә караганда, югарыда тасвирланган үтенеч яхшырак эшли. Мондый хәбәр алганнан соң күпләр югалып, аптырап кала, хәтта ул кешегә телефоннан шалтыратып, хәбәрнең чынлыгын-түгеллеген тикшерергә кирәклеген дә онытып җибәрәләр.
Мошенниклык юлы белән кешеләрнең күңел кылларына тиеп, жәлләтү хисләрендә уйнап, акча җыю алымының азагын да әйтеп үтик. Мошенник тикшерелгән схема буенча дусларга банк карточкасының фоторәсемен җибәрә. Анда карточканың аккаунты җимерелгән кешенеке икәнлеге языла, аның исем-шәрифләре күрсәтелә. Фотоның ялган – фотошоп аша эшләнеп алынуын аңлатып торырга кирәкмидер. Әмма, кагыйдә буларак, ул сыйфатлы итеп эшләнгән була, ялган булуы аңлашылмаска да мөмкин.
Шундый хәлгә тарыган Дамир исемле танышымның сөйләве буенча, мошенниклардан аның дусларына һәм танышларына – барлыгы 150ләп кешегә! – әтисенең кинәт үлеп китүе һәм җирләү мәшәкатьләренә акча тупларга ярдәм итүләрен сорап язылган хәбәрләр килгән. «Шалтырата, кайгымны уртаклаша башладылар. Дусларымның күбесе телефоннан шушы минутта ук ярдәм күрсәтергә әзер булуларын әйттеләр. Мин берни аңламыйм. Аңлагач, шок булды. Әлбәттә, әтигә бу турыда әйтмәдем, кәефен бозасым килмәде. Мошенниклар кешеләрнең хисләре, кайгырулары турында уйламыйлар. Аларның максаты – теләсә нинди юллар белән булса да акча сыгып алу», – ди Дамир.
Күреп торасыз, мошенниклар хәтта исән кешене мәрхүм итеп күрсәтеп, аны «соңгы юлга» озату мәшәкатьләренә акча җыюдан да чирканмыйлар. Бу язмамны матбугатка әзерләгәндә интернеттан шушы хакта байтак мәгълүмат укырга туры килде.
Мәсәлән, әле 2015 елда ук «ВКонтакте» социаль челтәрендә Омскида яшәүче 7 яшьлек Ксения Бородинаны «җирләүгә» акча җыючы бит пәйда булган. Чынында исә, Ксения яман шешле авыру булса да, исән, хәле тотрыклы була. Дөрес, моннан берничә ел элек Омск халкы бу кызчыкка, дәвалануга дип, акча җыйган булган. Ул берничә курс химиятерапия алган, күкрәк читлегендә метастазаларны юк итү буенча операция үткәргән. Кызның әнисе әйтүе буенча, аларның гаиләсе Ксениянең үлеме, җирләү мәшәкатьләре турында социаль челтәрләрдә бернинди мәгълүмат урнаштырмаган. Моның мошенниклар эше булуы көн кебек ачык.
«ВКонтакте» битендә мошенниклар «бар булган акчаны Ксенияне дәвалауга тотып бетердек, җирләргә акча калмады, ярдәм итегез» дигән эчтәлекле язма урнаштырганнар һәм шунда ук акча күчерү өчен банк реквизитларын күрсәткәннәр. Журналистлар бу хәлне ачыклау өчен полициягә мөрәҗәгать иткән.
Мошенниклык корбаны булмас өчен, түбәндәге киңәшләргә колак салырга, шуларны үтәргә киңәш итәбез:
Иң мөһиме – паникага бирелмәскә!
Хәбәргә ышанганчы, аны тикшергәнче, бер тиен дә акча күчермәскә;
Әгәр аккаунтыгызны ватсалар, барлык социаль челтәрләрдә парольләрегезне алыштырыгыз;
Паролегез гади, әйтик, 12 345, туган ел, исем кебек форматта булмасын!
Үзегезнең битегездә дусларыгызны тынычландыручы пост урнаштырыгыз, хәбәрнең ялган булуын әйтегез һәм аларның аккаунтлары да куркыныч астында булуы турында кисәтегез; репост ясауларын үтенегез;
Социаль челтәрләрдәге битегездә икеләтә код куегыз.
Парольне еш алыштырыгыз! Социаль челтәрләрдә, электрон почтада һәм сайтлардагы аккаунтларда парольләрегез төрле-төрле булсын.
Ике факторлы аутентификация көйләгез. Ул сезнең аккаунтка телефон номерын яки электрон почтаны расламый торып, таныш булмаган җайланмадан керергә мөмкинлек бирмәячәк. Моны эшләве бик җиңел: «Настройки» бүлегенә керәсең, «Безопасность» вкладына басасың. Һәм ике факторлы аутентификацияне кабызасың: телефоныгызга килгән кодны кертәсең. Моннан ары аккаунтыгызга яңа җайланмадан кергән саен сезгә хәвефсезлек кодын кертергә туры киләчәк. Әгәр инде профилегезгә чит кеше керергә маташса, социаль челтәр бу хакта хәбәр бирәчәк.
Адвокатлар әйтүенчә, мондый очракларда гаеплеләрне табарга була һәм иң дөресе – хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү.
– Мондый эшләрне кибер-җинаятьчелек белән көрәш бүлеге белгечләре карый, – диләр адвокатлар. – Бу бит тере кешегә каршы үзенә күрә вандализм. Монда гражданлык һәм административ кодексның берничә маддәләре берьюлы бозылган дигән сүз – кешегә әхлакый зыян салу, намусыннан көлү.
Хокук саклау органнарында интернет кулланып эшләнүче җинаятьләрнең артып китүе турында әйтеп торалар. Соңгы елларда илдә мондый җинаятьләр саны 16 тапкырга артып киткән – бу бик зур сан.
Аралашу чарасы буларак социаль челтәрләрнең булуы, бер яктан, уңайлы, әлбәттә. Ләкин алардан мошенниклар да файдалана бит. Максатлар гына төрле – гади халык «ВКонтакте», «Fasebook» һәм «Одноклассники»ны аралашу, яңалыклар белән танышу, хәл-әхвәл белешү өчен кулланса, жуликларның максаты – кешеләрне алдап, акчаларын тартып алу. Шуңа күрә, игътибарлы булырга, килгән хәбәрләргә сак карарга, тикшерергә, кирәк булганда, шалтыратып белешергә кирәк.
Банк карталарыннан акча талаучы мошенниклар
Бу иң заманча мошенниклык ысулы. Җинаятьчеләр бер тапкыр кулланыла торган сим-картага АТС рәсмиләштерә, ә аннары үз телефон номерын банк номерына алыштыра.
Банк хезмәткәрләре булып үз-үзләрен таныштырып, җинаятьчеләр корбаннарга шалтырата һәм нинди дә булса алымнар белән алардан карта номерларын, бер тапкыр кулланыла торган сер сүзләрне һәм банк карталары буенча операцияләр үткәрү өчен кирәкле кодларын белергә омтыла. Шулай ук «банкның» ялган номерыннан мошенниклар банк клиентларына карта блокировкалау турында смс-хәбәрләр җибәрә. Блокировканы алу өчен картада булган акчаны билгесез счетка күчерергә, яки кыска номерга смс-хәбәр җибәрергә тәкъдим итәләр.
Мисал: Корбанга «Сезнең банк картагыз блокланган» дигән СМС килә. Тулы мәгълүмат алу өчен билгеле бер номерга бушлай шалтыратырга тәкъдим ителә. Корбан күрсәтелгән телефон аша шалтыратканда, аңа хезмәт күрсәтү өчен җавап бирүче серверда өзеклек килеп чыгуын әйтә, ә аннары картаның номерын һәм ПИН-кодын яңадан теркәү өчен барлык карта турында мәгълүматны хәбәр итүләрен сорый. Зыян күрүче аларны хәбәр иткәч, җинаятьчеләр счет белән идарә итү мөмкинлеген ала.
Игътибар! Карта реквизитларын беркемгә дә хәбәр итмәгез. Чын банк вәкилләре аларны үзләре белә! Бер генә оешма да, шул исәптән банк та, карта хуҗасыннан ПИН-кодны таләп итәргә хокуклы түгел.
Картаны блоклау турындагы мәгълүматны тикшерү өчен банкның клиент хезмәтенә шалтыратырга кирәк.
Әгәр сез мошенникларның корбаны булгансыз икән, кичекмәстән полициягә шалтыратыгыз!
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru