Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
19 Мая 2021, 10:47
Ураза гаете – изге бәйрәм
Чишмә районы мөселманнары ислам диненең төп бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаетен билгеләп үттеләр. Ул мөселманнар 30 көн дәвамында ураза тоткан Рамазан аеның тәмамлануын аңлата.
Хаҗи Хөсәен бәк исемендәге җәмигъ мәчеттә иртәдән үк халык күп иде. Гыйдел-Фитыр бәйрәме (Ураза гаете башкача шулай дип атала) намазына эләгергә теләүчеләр бик күп иде – быел диндарлар аны аеруча дулкынланып көтеп алдылар. Үткән елда коронавирус таралу сәбәпле халыкка гает бәйрәмен өйдә каршыларга туры килде. Быел да мәчетләрдә коронавирус инфекциясен таратмау өчен барлык санитар кагыйдәләр үтәлде – битлекләр бирелде, кулларны йогышсызландыру чаралары белән эшкәртергә тәкъдим ителде. Халыкка мәчет ихатасында да дога кылу өчен урыннар әзерләнде – келәмнәр җәелде, һава торышы да моның өчен мөмкинлек бирде, көн җылы булды.
Күпләр бәйрәмгә гаиләләре – картәни-картәтиләре, балалары һәм оныклары белән килделәр. Мәсәлән, чишмәле Венера Латыйпова әнисе һәм оныклары белән килгән. Таныш-белешләре алар янына барып хәл-әхвәл сораштылар, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләделәр. Поселокта яшәүче Рәзинә Гайнатуллина да иртүк килгән. Хатын-кызлар мәчетнең икенче катына күтәрелделәр, бер-берсен бәйрәм белән котлап бүләкләр өләштеләр, фитыр сәдакасы бирделәр. Аны бәйрәм алдыннан яки гаетнең беренче көнендә бирергә кирәк. Мөселманнар үзе, хатыны яки ире һәм балалары өчен дә фитыр сәдакасы бирә ала. Җыелган акчалар мохтаҗларга таратып бирелә. Уфаның «Гуфран» мәчете имам-хатибы Усман хәзрәт Хамматов вәгазендә бу бәйрәмнең төп бизәге – изге гамәлләребез – намаз уку, мохтаҗларга ярдәм итү, хәер бирү, дип билгеләп үтте.
– Бәйрәмгә кунаклар – район җитәкчеләрен, остазларыбызны, Успение гыйбадәтханәсе башлыгы Владимир Ждановны чакырдык. Аллаһы Тәгалә бер. Христианнар һәм мөселманнар элек-электән бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәннәр. Без башка дин вәкилләрен дә хөрмәт итәргә тиешбез, – диде җәмигъ мәчетнең имам-хатибы Усман хәзрәт Хәсәнов.
Мәчеткә килүчеләр гает намазы тәмамлангач та кайтып китәргә ашыкмадылар, чөнки гыйбадәтханә янында бәйрәм сые – пылау пешеп чыкты. Теләге булган һәркем тәмле пылаудан авыз итә алды.
Поселокның Ленин урамындагы мәчетенә бу көнне балалар җыелды. Айрат хәзрәт алар өчен викторина оештырды. Ә меценатлар бүләкләр һәм күчтәнәчләр әзерләгәннәр иде.
Ураза гаете өч көн дәвам итә. Бу – игелек һәм бердәмлек бәйрәме. Бәйрәм көннәрендә күпләр әти-әниләренең, картәни-картәтиләренең хәлен белделәр, зиратларга барып, мәрхүмнәрне искә алып, Изге Коръән аятьләре укыдылар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"