Чишмэ
+17 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
18 Мая 2021, 11:24

Башкортстан укучыларына һәм студентларына ничек миллион отарга?

2020 елда «Зур тәнәфес» Бөтенрәсәй бәйгесендә Башкортстаннан 13 мең кеше катнашты.17 финалист арасыннан 13 укучы җиңүче һәм призер булды. Алар 5 миллион сумга якын грант отты, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Конкурс быел да 5–10 сыйныф һәм колледж укучылары һәм Рәсәйдә укырга теләгән чит ил студентлары арасында үткәрелә. Башкортстаннан 10 мең катнашучы гариза тапшырган да инде.
Алар 12 юнәлеш: журналистика, экология, бизнес, фән, иҗат, спорт буенча үз талантларын күрсәтәчәкләр.
8–10 сыйныф укучылары һәм колледж студентлары арасында җиңүчеләр акчалата приз бирелә, аны алар арытаба белем алу өчен кулланачак. Әйтик, 10нчы сыйныфта белем алган 300 укучы һәм урта махсус уку йортларының 150 өченче курс студенты – миллион сум, 8–9нчы сыйныфларда белем алучы 300 укучы һәм колледжның беренче һәм икенче курсларында укучы 150 студент 200әр мең сум акча алачак. Башка илләрдән килгән 100 җиңүче өчен приз – Рәсәй вузларында белем алу.
«Бу проектта катнашучы һәр бала үзенә укуда гына түгел, гомумән тормышта да кирәк булачак тәҗрибә ала», – дип билгеләп үтте республиканың Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин.
Конкурсның беренче этаплары дистанцион рәвештә уза. Бәйгедә катнашучылар тест узганнан соң 12 юнәлешнең берсен сайлап ала һәм биремнәрне үти. Команда ярышлары этабында катнашучылар команданы һәм укытучыларны җәлеп итә алачак. Югары сыйныф укучылары өчен конкурсның турыдан-туры ярымфиналлары барлык федераль округларда узачак, ә финал 2021 елның ноябрендә «Артек» яшьләр үзәгендә узачак. Теркәлү конкурс сайтында бара.
Читайте нас