Шул заманнардан бирле бик күп еллар үтте. Яугирнең хатыны, кызы, оныклары һәм туруннары аның турындагы истәлекне кадерләп саклый, 28 яшьлек Вәлинурның фотосы өй түрендә эленеп тора. Алар гомер буена газиз кешеләренең кабере табылыр, дип көткәннәр, ниһаять, өметләре тормышка ашкан. 2018 елда «Совет патриоты» эзтабарлар отряды әгъзалары Клест утравында билгесез солдатлар каберлегенә тап була. Ике ел буена казыну, архивларда эзләнү эшләре бара, 324 кызылармияченең һәм командирның, шул исәптән безнең районнан өч сугышчының кем булуы ачыклана. Алар турындагы мәгълүмат район гәзитендә, социаль челтәрләрдә урнаштырылды, Чишмә телевидениесе шул турыда тапшыру әзерләде. Әлегә Вәлинур Хәбибулла улының туганнары гына җавап бирде.
Җиңү көне алдыннан Сәйран авылында Туган ил азатлыгы өчен сугышта һәлак булган яугир-авылдашлар хөрмәтенә куелган обелиск янында митинг булды. Сәйран мәктәбе укучылары Рәсәй гимны астында обелиск каршына тезелеп бастылар. Алар фашизмга каршы көрәшүчеләргә һәм җиңүне якынайткан тыл хезмәткәрләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр.
Чишмә районы хакимияте башлыгы урынбасары Рим Нәбиуллин сәйранлыларны совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 76 еллыгы белән котлады. Быел безнең районда Җиңү язын нибары биш фронтовик кына каршы алуын билгеләп үтте.
– Безгә Җиңү бүләк иткән кешеләр бакыйлыкка күчә, азая бара. Язмыш безгә алар белән янәшә яшәргә, эшләргә, алардан батырлык, күңел байлыгы, туган җирне сөю үрнәге алырга мөмкинлек бирде. Күрсәткән батырлыклары һәм азатлык бәхете биргәннәре өчен аларга рәхмәтлебез! Һәм без олы буын тарафыннан кылынган батырлыкка лаеклы булырга тиеш. Бүгенге көн 1940 елда фин сугышында һәлак булган Вәлинур Вәлишин җирләнгән урыннан алынган бер уч туфракның аның туган авылы Сәйранга кайтуы белән истәлекле. Ул билгесез солдат буларак җирләнгән туганнар каберлеге табылды, – дип билгеләп үтте Рим Мидхәт улы.
Новотроицкий авыл Советы биләмәсе башлыгы Наил Шәйхетдинов митингка килүчеләрне Җиңү көне белән котлады һәм Вәлинур Вәлишинның кызы җирләнгән авыл зиратына барып, аның каберенә солдат кабереннән алынган туфракны салырга тәкъдим итте.
Яугирнең Келәш авылында яшәүче оныгы Гөлнара аның оныклары һәм туруннары исеменнән (аларның җидесе Сайранга килгән иде) авыл халкына, район җитәкчелегенә һәм авыл биләмәсенә әлеге чараны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде, аны беркайчан да онытмауларын, җирләнгән урыны табылуга шат булуларын әйтте. Ул «Совет патриоты» эзтабарлар отрядына аерым рәхмәт белдерде, алар ярдәмендә карт бабаларының җәсәде җирләнгән урыннан алынган туфрак белән бандероль җибәрелгән.
Зират капкасыннан керер алдыннан Сәйран мәчете имам-хатибе Ринат Ягъфәров сугыш кырында ятып калган яугирнең гөнаһлары гафу ителеп җәннәткә керүен сорап дога кылды.
Клест утравыннан кайтарылган соры җир Сәйран авылының кара туфрагы белән кушылды. Вәлишинның туган якка кайтыр юлда озакка сузылган соңгы сәфәре тәмамланды.
Җаның тыныч, урының оҗмахта булсын, солдат!
Клест утравы – Выборг култыгындагы 750 метр озынлыктагы һәм 200 метр киңлектәге зур булмаган участок. Ул яр буеннан илле метр арада гына урнашкан. Әмма 1940 елның мартында совет-фин сугышында нәкъ шул җир өчен аяусыз сугышлар бара, йөзләгән сугышчы һәлак була.