Очрашуга 1987–1989 елларда Чишмә район Советы башкарма комитеты-ның элекке рәисе Гизәр Мөэминов, Чишмә районының элекке хакимият башлыгы Ринат Мәгъсүмов (1992–1994), Валерий Бердников (1998–2001), Раил Мансуров (2001–2004), Флүр Уразмәтов (2004–2020), шулай ук Чишмә муниципаль район Советы рәисе Хәлил Бикмәев, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы депутатлары Раил Әсәдуллин һәм Айдар Якупов килде.
Элекке җитәкчеләр булмый, дип дөрес әйтәләр. Шәрәфле кунаклар бусагадан атлап керү белән район тормышындагы мөһим проблемалар һәм соңгы вакыйгалар турында фикер алыша башладылар.
– Районның элекке җитәкчеләре белән күптән очрашу үткәрергә планлаштырган идек, әмма, кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе үз төзәтмәләрен кертте. Һәм менә бүген, Җиңү көне алдыннан, барыбыз бергә җыела алдык. Сезнең һәркайсыгыз районыбыз һәм аның халкы өчен бик күп эшләр башкарды. Сез социаль проблемаларны уңышлы хәл иттегез, юллар салдыгыз, ярдәм күрсәттегез, Чишмә районын төрле яклап алдынгы урыннарга чыгардыгыз, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Ришат Әнис улы.
Мәртәбәле кунаклар хакимиятнең әлеге вакытта онлайн форматта үтүче оператив киңәшмәсендә дә катнаштылар.
– Кызганычка каршы, пандемия тормышыбызның күп өлкәләренә төзәтмәләр кертте һәм читтән торып киңәшмәләр үткәрү моның бер мисалы. Әмма аның өстенлеге дә бар, мәсәлән, мондый формат юлга киткән вакытны әрәм итмәскә, шулай ук киңәшмәләрне эштә яки вакыйга булган урында үткәрергә мөмкинлек бирә, – дип үз фикерен белдерде Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров.
Очрашуда катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, халыкның тормышын яхшыртырга ярдәм итәчәк идеяләр тәкъдим иттеләр.
Очрашу ахырында кунаклар һәм Чишмә районы башлыгы хакимият бинасы янында чыршылар утырттылар. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы депутаты Айдар Якупов әтисе, 1978–1990 елларда районга җитәкчелек иткән Вәгыйз Нигъмәтҗан улы Якупов истәлегенә чыршы утыртты.
– Бүген беренче тапкыр мондый чарада катнаштым. Очрашуга килү һәм үзеңне тату команда әгъзасы итеп тою бик күңелле. Хакимиятнең яңача эшләвен, шулай ук район башлыгының көндәлек мәсьәләләрне ничек хәл итүен күрдем. Без эшләгәндә мондый шартлар юк иде, әлбәттә. Җиңү бәйрәме алдыннан хәтер аллеясына чыршылар утыртуыбыз да бик шатлыклы, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Раил Мансуров.