Бу көнне Тарих-крайны өйрәнү музее янындагы мәйдан тантаналы чаралар үзәгенә әйләнде. Биредә иртәдән үк хәрби җырлар яңгырады, олысы да, кечесе дә җырга кушылды, бәйрәм уңаеннан хәрби формада килүче балалар да бар иде.
Озак еллар район хәрби комиссары урынбасары булып эшләгән һәм 31 ел хәрби хезмәттә булган Виктор Мамшев Җиңү көнен горурлык белән каршылый.
– Иң зур теләгем – җир йөзендә тынычлык булсын, халкыбыз беркайчан кайгы-хәсрәт күрмәсен, аналар улларын югалтмасын иде, – диде хәрби хезмәт ветераны.
– Бәйрәмгә ата-бабаларыбызны хөрмәт белән искә алу өчен килдек, улларыбыз да лаеклы хезмәт иттеләр. Телевизордан сугыш турында кинолар караганда елыйбыз, чөнки безнең әтиләр дә шул тәмуг аша узганнар, якты киләчәк өчен көрәшкәннәр. Ә хәзер өстәлләребез тәмле сый-нигъмәттән сыгылып тора, өйләребез җылы, кием-салымнарыбыз яхшы, – диделәр Фәнзия Әсәдуллина белән Венера Собханкулова.
Төрле учреждениеләр һәм оешмалар вәкилләре иртәнге 10га кадәр үк мәйданга килеп бастылар. Һәм менә Кызыл Байраклы Кенигсберг-Городокский 12нче аерым гвардия инженерлар бригадасының хәрби хезмәткәрләре төз атлап мәйданга Җиңү Байрагын алып керделәр.
– Җиңү көне буыннар бәйләнешен һәм патриотик традицияләрнең дәвам ителүен, Ватанга фидакарь хезмәт итүне һәм үз бурычларын ахырына кадәр үтәгән яугирләрнең казанышларын тануны символлаштыра. Безнең якташлар фашизмны җиңүгә лаеклы өлеш керттеләр. Фронтта сугышкан, тылда эшләгән, үз хезмәтләре белән истәлекле датаны – 1945 елның 9 маен якынайткан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүе турындагы хәтер мәңге яшәр! – дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.
Җыелучылар яу кырында ятып калган яугирләрне бер минут тын торып искә алдылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
9 майда Чишмә поселогында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгына багышланган мәдәни чаралар да үтте.
Бу көнне муниципаль район хакимияте каршындагы мәйданда район Мәдәният сарае хезмәткәрләренең һәм иҗади коллективларның бәйрәм концерты, шулай ук «Яңа исемнәр» бәйгесендә катнашучыларның гала-концерты булды.
– Бәйгедә катнашу өчен 8 номинация буенча 60лап гариза килде, алар арасында төрле яшь категорияләрендә аерым һәм парлап җырлаучылар һәм коллективлар да бар иде. Тәүдә без онлайн-тавыш бирү үткәрдек, аннары сәнгать мәктәбе, район Мәдәният сарае, Пионерлар һәм укучылар йорты вәкилләре кергән жюри комиссиясе бәйгедә җиңүчеләрне сайлап алды. Һәм менә бүгенге гала-концертта 20дән артык җиңүче, шул исәптән гран-при алучылар да чыгыш ясады, – дип билгеләп үтте концертны оештыручыларның берсе Анатолий Романов.
Гран-при алучылар арасында Лиана һәм Риана Гнусиналар, шулай ук Чишмә гимназиясеннән Диана Байбурина һәм Диана Урманова да бар.
– Миңа сигез яшь, вокал дәресләренә йөрим. Бәйге үтәчәген белгәч, анда катнашып карарга булдым. Бөек Ватан сугышына киткән карт картәтием Галимҗан Насыйров белән бик горурланам, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты иң яшь катнашучы һәм гран-при алучы Риана Гнусина.
Аның әнисе – Лиана Гнусинаның сүзләренә караганда, аларның гаиләсендә аның турында беркайчан да онытмыйлар, балаларның якташларыбыз батырлыгы, сугыш турында белүенә зур игътибар бирелә.
Бу көнне мәктәп укучыларыннан башлап оешмалар җитәкчеләреннән торган командаларга кадәр җиңел атлетика эстафетасында катнаша алдылар. Истәлекле бәйрәм уңаеннан үткәрелгән спорт чарасы Ленин паркы стадионында да үтте, анда кече футбол, стритбол һәм волейбол буенча ярышлар булды. Спорт бәйрәме барышында Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча турнир үтте.
Кич чишмәлеләр район хакимияте каршындагы мәйданга куелган сәхнәдә «Юность-21», «Интер», «Крылья» кавер-төркемнәре концертын көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланды.