Чишмэ
+13 °С
Ясно
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
11 Мая 2021, 10:40
Госпиталь турындагы истәлек мәңгеләштерелде
Җиңү бәйрәме алдыннан Чишмәдә Бөек Ватан сугышы елларында – 1941 елның 18 октябреннән 1943 елның 3 ноябренә кадәр поселокның беренче мәктәбендә урнашкан 2600нче эвакуация госпитале истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы үтте.
– Мемориаль такта кую турында районның ветераннар советы тәкъдим итте, һәм без бу башлангычны хупладык. Балаларга сыйныф сәгатьләрендә, тантаналы линейкаларда һәм сыйныфтан тыш чараларда мәктәп һәм госпиталь тарихы турында сөйлибез. Әлеге истәлекле такта халкыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыгы турындагы хатирәне мәңгеләштерәчәк. Киләчәк буыннар өчен бу аеруча мөһим, – диде беренче мәктәп директоры Рамил Уразмәтов.
Мәктәп укучылары Елизавета һәм Анастасия Акатьеваларның, балалар бию коллективының ватанпәрвәрлек рухындагы чыгышы тантанага аерым бер халәт өстәде. Чара барышында тагын бер кат мәктәп һәм госпиталь тарихы турында искә алынды.
Мәктәп бинасына 1936 елда Чишмә станциясендә (поселок исеме 1946 елда гына бирелә) нигез салына һәм 1939–1940 уку елында ул рус мәктәбе буларак ачыла. 1941 елның 2 сентябрендә укучылар һәм укытучылар мәктәпне көне буена һәм төн уртасы җиткәнче яралыларны кабул итүгә әзерлиләр. Ә 18 октябрьдән бирегә эшелоннар белән Саратов өлкәсеннән, Куйбышевтан, Ленинградтан, Мәскәүдән озак дәвалануга мохтаҗ булган яралыларны китерә башлыйлар. Госпиталь башлыгы – 1902 елда туган Михаил Левант, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Сыйныфлар палаталар һәм яраларны бәйләү бүлмәләре итеп үзгәртелә. Укучылар һәм мөгаллимнәр кыска гына вакыт эчендә бинаның сул ягында су белән тәэмин итү һәм канализация системасы ясап куялар. Комсомол һәм пионер оешмалары госпитальне шефлыкка ала, укучылар сугышчыларга бүләкләр һәм фронтка җибәрү өчен җылы киемнәр әзерлиләр. Яралылар төялгән эшелоннар көн саен диярлек килә. Педагогик хезмәт ветераннары, шул елларда эшләгән техник хезмәткәрләр сөйләвенчә, эвакуация госпитале, беренче чиратта, авыр яраланган сугышчыларны дәвалау белән шөгыльләнә, ампутацияләнгән аяк-куллар һәм операциядән соң калган материал мәктәп территориясендә яки православие һәм мөселман зиратларында күмелә.
Сугыш елларында мәктәп директоры вазифасында Иван Соболев, Слава Волошина һәм Украинадан эвакуацияләнгән Андрей Соловьев эшли.
1944 елның 4 ноябрендә генә госпиталь Белоруссиянең Брянск өлкәсенә күчерелә. Госпиталь җиңүне Бранденбург шәһәрендә каршы ала, 9 май кичендә аның аерым частьлары Берлинга кадәр барып җитә. Госпиталь 1946 елның июненә кадәр эшли.
Мемориаль тактаны район башлыгы Ришат Мансуров, Чишмә районының хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев һәм беренче мәктәп директоры Рамил Уразмәтов ачты. Истәлеккә куелган мемориаль такта чишмәлеләргә совет халкының Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыгы турында искә төшереп торыр.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"