Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
28 Апреля 2021, 05:47

Вакцинация: «Чирне кисәтү. Саклану. Прививка ясату»

Республикада 26 апрельдән 2 майга кадәр уналтынчы тапкыр иммунлаштыру атналыгы үтәчәк. Төрле йогышлы чирләрдән прививка ярдәмендә саклану күп гасырлар элек тә билгеле булган.

Әлеге вакытта исә вакцинация йогышлы авыруларны кисәтү, чир таралуга юл куймау өчен иң нәтиҗәле чара булып тора. COVID-19 пандемиясе дөньяда йогышлы авыруларның бетмәве турында искә төшерде.
Шушы көннәрдә Чишмә поселогында яшәүче пенсионер Рәзинә Биглова коронавирустан прививка эшләткән.
– Без актив яшәргә өйрәнгән буын, үзизоляция чорында өйдән чыкмый утыру авыр булды. Беренче прививканы ясатканнан соң үземне яхшы хис иттем. Ә икенчесеннән соң тынычлык барлыкка килде. Чирлисе килми – оныкларымның үскәнен күрергә телим. Өч балам бар, хәзер кызларыма кунакка бара алам. Прививканың зыяны турындагы имеш-мимешләрне надан кешеләр таратадыр, дип уйлыйм, – ди ул.
23 апрельгә Чишмә дәваханәсенә 2670 микъдар «ЭпиВакКорона» вакцинасы кайтарылган. Безгә бу турыда табиб-эпидемиолог Наил Вәлиәхмәтов хәбәр итте.
– Прививканың беренче компонентын – 2356, икенчесен 1203 кеше ясатты. Шуларның 119ы – медицина, 140ы – мәгариф, 80е – социаль учреждениеләр хезмәткәрләре. Вакцинаны күбрәк 60 яшьтән өлкәнрәкләр ясата, алар 1130 кеше. Шөнгәккүл, Алкин табиблык амбулаторияләрендә дә прививка ясату пунктлары эшли, мәсәлән, 23 апрельдә алар 40 һәм 30 микъдар вакцина алдылар. Прививка эшләү бригадасы башка торак пунктларга да бара. Ул Караякуп, Новотроицкий, Яңа Муса, Дурас, Түбән Хаҗәт, Игнатовка, Сафар, Иске Муса, Сәйран авылларында булды. Вакцинация көн саен эшләнә, алдан шалтыратмыйча да поликлиникага килеп прививка ясатырга була.
Быел Бөтендөнья иммунлаштыру атнасының лозунгы – «Чирне кисәтү. Саклану. Прививка ясату». Һәр кеше авырулардан саклауга мохтаҗ, һәм моңа хокукы бар.
Вакцинация сәламәтлек саклаудагы иң зур казанышларның берсе, һәм ул йогышлы авырулар белән көрәштә иң нәтиҗәле, экономияле һәм кулай чара буларак, бөтен дөньяда танылу алган.
Шул ук вакытта, халыкның моңа кадәр булган прививкалардан баш тартуы йогышлы чирләрнең артуына һәм эпидемиологик хәлнең начарлануына китерергә мөмкин.
Вакцинациядән баш тарткан очракта, бигрәк тә балаларның авыру ихтималы арта. Йогышлы авыру белән чирләгәннән соң инвалидлыкка китергән авыр өзлегүләр булырга мөмкин.
Мәсәлән, полиомиелит белән авыру – параличка, кызамык чире – сукыраюга һәм энцефалитка, дифтерия – параличка һәм миокардитка, эпидемик паротит – балага уза алмауга һәм шикәр чиренә, гепатит В – циррозга һәм бавырдагы яман шешкә, йөкле вакытта кызылча белән авыру яралгының зәгыйфьлегенә китерә. Столбняктан прививка ясатмау сәбәпле, хәтта аз гына җәрәхәтләнгән очракта да үлем яный. Туберкулезга каршы прививка ясатмаучыларның әлеге чирнең инвалидлыкка китерә торган катлаулы формасын йоктыру ихтималлыгы дистәләрчә тапкыр арта.
Планлы прививкалар дәвалаучы табиб тарафыннан билгеләнә.
Шуны аңлау мөһим, вакцина – шул ук дару, әмма ул, башка препаратларга караганда, күпкә нәтиҗәлерәк, чөнки ул чир йоктыруны кисәтә.
– Һәр кешенең сәламәтлеге – үз кулында, – диде Наил Мансур улы.
Читайте нас