Чишмэ
+23 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
26 Апреля 2021, 12:33

«Үлемсез полк» онлайн һәм офлайн форматта узачак

Җиңү бәйрәменә кадәр бик аз вакыт калып бара. Республика Хөкүмәтендә бу мөһим вакыйгага әзерлек турында фикер алыштылар.

Гадәттәгечә, 9 майда «Үлемсез полк» йөреше була. Быел аны 24 июньгә күчерү планлаштырыла. Колонна башында тәү тапкыр Бөек Ватан сугышы фронтлары штандартлары һәм Совет Башкириясендә оешкан хәрби бүлекчәләрнең сугышчан байраклары барачак.
«Үлемсез полк» онлайн форматта да үтәчәк. Узган елда Интернет аша бу акциягә республиканың 40 мең кешесе кушылды һәм Башкортстан иң актив ун төбәк арасына керде. 2021 елда «Мин барачакмын» проекты башланды, анда халыкка билгеле булган шәхесләр катнашачак. Алар халыкны йөрештә катнашырга өндәячәк. Башкортстан Башлыгы республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына патриотик тәрбия буенча эшне көчәйтергә кушты.
– Балаларга Җиңү көненең асылын аңлатырга кирәк. Иң мөһиме – Бөек Ватан сугышы ветераннарына игътибар. Аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә, кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк. Бу безнең бурыч. Бәйрәмнең төп мизгелләре – «Үлемсез полк» акциясе, тантаналы җыелыш һәм безнең гарнизон парады. Санитар-эпидемиологик хәл планлаштырылган барлык чараларны оешкан рәвештә үткәрергә мөмкинлек бирер дип ышанабыз, – диде Радий Хәбиров.
Ә 9 майда республика башкаласының Җиңү паркында чәчәкләр салу тантанасы узачак.
Анда ветераннар, хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр, волонтерлар һәм яшьләр оешмалары катнашачак.
Бу көнне республика башкаласының Октябрь проспектында Уфа гарнизоны хәрби хезмәткәрләренең, федераль башкарма власть органнары һәм оешмаларының территориаль бүлекчәләренең тантаналы рәвештә сафта узуы оештырыла.
Парадта 1,5 меңнән артык кеше, тынлы оркестр, Бөек Ватан сугышы чорындагы һәм заманча хәрби техника, шулай ук кече авиация катнашачак. Хәрби машиналар экспозициясен Рус драма театры каршындагы ачык мәйданда да күрергә мөмкин булачак.
Җиңү көне уңаеннан оештырылган тантаналы чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Ул ике урында – Ленин исемендәге мәйданда һәм УМПО сарае каршында узачак.
Быел Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган «Җиңү урманы» акциясе барышында бер миллионнан артык агач үсентесе утырту планлаштырыла. Яңа аллеялар сугыш чорында республикада оешкан хәрби частьларга багышланачак.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас