Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
25 Апреля 2021, 06:02

Яшь армиячеләр солдатларны сыйлады

Үткән ял көннәрендә Алкин-2 авылында урнашкан Кызыл Байраклы Кенигсберг-Городокский 12нче аерым гвардия инженерлар бригадасында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» узды.

Бу көнне хәрби частька мөхтәрәм кунаклар, шул исәптән Башкортстан Республикасы хәрби комиссары Михаил Блажевич, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ветераннары белән эшләү идарәлеге начальнигы, запастагы генерал-майор Игорь Харченко, Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, районның хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев һәм башкалар килде. Алар Чишмә районыннан, шулай ук Уфаның Дим һәм Киров районнарыннан килгән булачак солдатларны һәм Яшь армиячеләр сафларына керүчеләрне – Алкин-2 мәктәбеннән 30дан артык бишенче сыйныф укучысын сәламләделәр.
– Кадерле балалар, бүген сез тантаналы ант биргәннән соң Яшь армиячеләр сафларын тулыландырачаксыз. Бүгенге көндә анда 22 830 яшь армияче исәпләнә. Бу исемне намус белән йөртүегезне, һәрвакыт яхшылар исәбендә булуыгызны телибез, – диде Игорь Харченко.
Кунаклар аларга Яшь армияче значокларын тапшырдылар, балалар аны горурлык белән тагып йөртәчәк.
– Бүген армиягә алынучылар солдатларның көндәлек тормышын үз күзләре белән күрәчәк, кызыксынган сорауларын бирә алачак. Мондый тәҗрибә Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итү турында уңай караш булдырырга ярдәм итә, шулай ук киләчәктә коллективка тиз кереп китәргә мөмкинлек бирә, – диде Илфир Рәгыйд улы.
Бу көнне егетләрне һәм яшь армиячеләрне солдатлар әзерлек үткән сыйныфлар һәм казарма буйлап экскурсия, шулай ук хәрби этләр белән чыгыш ясау көтте.
– Хәрби часть территориясенә керү белән тәэссоратлар чорнап алды, чөнки бирегә беренче тапкыр килүем. Тарихны өйрәнергә, бигрәк тә сугыш еллары турында укырга яратам. Яшь армиячеләр сафына дүртенче сыйныфта ук кердем. Яшь армияче булу – бик кызыклы, һәм шул ук вакытта җаваплылык та бар, чөнки син һәрвакыт үрнәк күрсәтергә тиешсең. Экскурсия башлануын көтәбез, бигрәк тә этләрне карыйсы килә, – диде 1нче мәктәпнең 6В сыйныф укучысы Мәдинә Карачурина.
Аның сыйныфташы Герман Исакинны күбрәк экскурсия кызыксындырды, аның барышында балаларга хәрби техника күрсәтелде һәм хәрби машиналар турында сөйләделәр.
Экскурсия 12нче аерым гвардия инженерлар бригадасы клубында армиягә алыначак егетләргә повестка тапшыру белән тәмамланды.
Яшь армиячеләр өйләреннән алып килгән тәмле күчтәнәчләр, пироглар солдатлар өчен күңелле сюрприз булды.
– Өйдә пешкән ризык тәмле була инде ул. Өйдәгеләр белән очрашкан кебек булдык, – дип тәэссоратлары белән уртаклаштылар күчтәнәч алучылар.
Хәрбиләр исә яшь армиячеләрне солдат ашы белән сыйлады.
Читайте нас