Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
24 Апреля 2021, 05:16

Сабан төбе – сары алтын

Чишмә районында чәчү эшләре башланды.Иң беренчеләрдән булып басуга 18 апрельдә «Башкир-агроинвест» җәмгыяте игенчеләре чыкты. 21 апрельгә хуҗалыкта 300 гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар чәчелде.

Без барганда Игнатовка авылы янындагы басуларда «Primera DМС» чәчкече таккан «Кейс» һәм «Джон Дир» тракторлары эшли иде. Салават Аллагулов утырган «Джон Дир» орлык һәм ашлама салу өчен тукталды. Раил Әфләтунов «КУН» төягече белән борчак һәм ашламалар салынган зур-зур капчыкларны җиңел генә эләктереп ала да чәчкеч бункерына бушата.
– Бер тутырсаң алты гектарга җитә, бу басу буйлап ике әйләнеш, – дип аңлатты Салават. – Техника куәтле, ышанычлы. Чәчү эшләре башлануга шатмын. Эш бар икән, димәк, икмәк тә, хезмәт хакы да булачак. Бүген иртән бераз көтәргә туры килде, чөнки кырау булды, ә болай тәүлек буена эшлибез, – ди ул.
Язгы кыр эшләре чорында башкача булмый. Тикмәгә генә: «Сабанда тирләмәсәң, ындырда чирләрсең», – димәгәннәр бит.
«Primera DMC» агрегаты туфракны алдан эшкәртмичә турыдан-туры чәчәргә һәм шул ук вакытта ашлама кертергә мөмкинлек бирә. 178 гектарлы зур басуга 20 апрельдә кич чәчә башлаганнар.
Яңа «CASE» тракторында эшләүче Сергей Харитонов икенче басуны тәмамлаган. Аның чәчү агрегаты янындагы төягечтә Николай Кашечкин эшли.
«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлегендә барлыгы 25 мең гектардан артык чәчүлек җир бар, шуларның 18 мең гектарын бөртекле культуралар били.
Сергей Харитоновның тракторын икенче басуга озатырга килгән агроном Павел Рогозин әйтүенчә, мәйданнар зур, шуңа күрә дә алар чәчүгә иртә чыкканнар. Халык сынамышлары буенча да хәзер иң кулай вакыт. Чөнки элек ата-бабаларыбыз, елгалар ташкач су дәрәҗәсе югары булса, сабан ашлыгын мөмкин кадәр иртәрәк, ә су дәрәҗәсе түбән икән, ашыкмаска кирәк, дигәннәр.
Читайте нас