Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
24 Апреля 2021, 14:06

Берлинга барып җиткән уен коралы

Музей витринасында – кылыч һәм курай

Вера Волошинова, «Живой Ростов» гәзите журналисты
Ростов өлкәсен азат итүнең чираттагы еллыгында – 2020 елның 30 августында ачылган «Самбек биеклекләре» хәрби-тарих музей комплексында ике яңа экспонат барлыкка килде. Аларның берсе гадәти булмавы белән аерылып тора: ул башкорт халкының Берлинга кадәр барып җиткән уен коралы – курай.
Кылыч һәм аларның хуҗалары турында
Әмма башта 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә багышланган витринада курай янында урын алган кылыч турында бәян итик.
Әлеге кылыч 1927 елда Златоустта эшләнгән кылычка охшатып ясалган. Мондый кылычлар Эшче-крестьяннар Кызыл армиясенең кавалерия дивизияләре өчен тәгаенләнгән. Әлеге кылычны Волгоградта яшәүче реконструкторлар үз остаханәләрендә ясаган. Дондагы алышларда катнашкан 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре нәкъ шундый кылычлар белән коралланган булган.
Гомумән, 1941 елда Башкортстанда дүрт кавалерия дивизиясе оештырыла, әмма Дон буендагы алышларда катнашкан һәм Бөек Ватан сугышы тәмамлануга сафларында 78 Советлар Союзы Герое булган 112нче дивизия барыннан да ныграк дан казанган. Башкортстаннан миллионнан артык кеше фронтка киткән, шуларның яртысыннан күбесе өйләренә әйләнеп кайтмаган…
Шуны искә төшереп үтик, Бөек Ватан сугышы елларында кавалерия һөҗүмнәре сирәк булса да, ат өстендәге җайдакларның яурынында һәрвакыт кылыч булган. Кавалеристларның роле, кагыйдә буларак, оборонаны өзеп дошман тылына үтеп керүгә бәйле. Фашистларны Сталинград янында камап алгач,
112нче дивизиягә аларның тылын бәреп кереп дошманнар арасында ыгы-зыгы тудыру бурычы куела.
Красный Яр – Обливскидан ерак булмаган Деев хуторы янында урнашкан авыл. 1942 елның 31 декабрендә анда бөтен Европаны бомбага тоткан фашистларның иң оста очучылары бернидән дә шикләнмичә Яңа ел каршы ала. Шулвакыт алар җыелган авыл клубына башкорт кавалеристлары бәреп кереп, дошманнарны бер авырлыксыз әсирлеккә ала: бу көтелмәгән хәл була, фашистлар хәтта каршылык та күрсәтергә өлгерми кала. Һәлак булган иптәшләр өчен үч алу урынлы була...
Дивизия командиры Миңнегали Шәйморатов шул көнне тормыш иптәшенә язган хатында (бу хат әле дә сакланган) 200 очучыны кулга алулары турында хәбәр итә. Бу – Обливский районы янында бомбага тотып 112нче дивизияне кырган «Геринг бөркетләре» була. Кавалеристлар дивизиягә тулысынча юкка чыгу куркынычы янавын аңлагач, атларны алып иртәнге якта дала буйлап таралалар. Фашистлар самолет белән һавага күтәрелгәч, башта аптырашта калып дала өстеннән бер әйләнеш ясап очалар, ут ачмыйлар, аннан соң кире борылып килеп һөҗүм итәләр. Җайдаклар бер-берсеннән ерак булганга күрә, һәрберсен куып йөртеп утка тотарга туры килә. Очучылар соңыннан бер кавалеристны юк итү өчен самолеттагы барлык хәрби запасны кулланырга туры килде, дип зарлана.
Берлинга кадәр барып җиткән курай
Дон музеендагы курай тарихы турында бу юллар авторына Рәсәй Язучылар берлеге әгъзасы Мәхмүт Сәлимов сөйләде. Әлеге уен коралы озак вакыт Мәхмүтнең туган авылы Ябалаклыда сакланган. Ул гадәти генә курай түгел, 1942 елның 31 декабрендә башкорт кавалеристлары тарафыннан кулга төшерелгән самолет – «мессершмитт» калдыкларыннан ясалган. Ул вакытта алар аэродромга бәреп кереп, 35 самолетны юк итәләр. Соңгы рәттә торган «мессершмитт» һавага күтәрелергә омтыла. Әмма кавалеристларның берсе аны куып җитә һәм кылычы белән самолетның койрыгын чабып төшереп һавага күтәрелергә ирек бирми.
Кавалеристлар самолетларның барлык бакыр торбаларын кискәләп, алардан курай ясыйлар.
Туган як моңы
Дөньяда тиңе булмаган уен коралы, башкорт халкының моң чыганакларының берсе булган мәшһүр курайны Урал тауларында гына үсә дип беләбез. Чынлап та, ул дөньяның башка бер җирендә дә үсми. Шуның өчен аның русча рәсми исеме «реброплодник уральский» дип атала. Без аны кырлы курай дибез.
Курай турында риваять тә бар, бер егет кырда йөргәндә моңлы тавыш ишетә. Шул якка таба барса, көй чыгарып утыручы үсемлекне күрә. Ул аны өзеп алып иреннәренә тидерә һәм уйнап җибәрә. Шул рәвешле курай барлыкка килә.
Башкорт өчен курай моңы – халык һәм Ватан рухы. Шуңа күрә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре сугышка киткәндә курайны үзләре белән алганнар. Тик озак йөртү сәбәпле ул таушалып яраксыз хәлгә килгән. Соңрак аны юк ителгән дошман самолетыннан кисеп алынган бакыр курай алыштырган.
Һәлак булучы истәлегенә
– Дивизия яугирләренең берсе, Ябалаклы авылыннан авылдашым Хәләф Яхин, Ростов өлкәсендә Морозовский янында барган алышларда һәлак булды, – дип сөйләде Мәхмүт Сәлимов. – Әмма аның дошман самолеты кисәгеннән ясалган курае кулдан кулга күчеп Берлинга кадәр барып җиткән.
Подполковник Миңнегол Гәрәев
Соңрак курай подполковник Миңнегол Гәрәев кулына эләгә, ул 16нчы кавалерия гвардия дивизиясенең артиллерия миномет полкының штаб начальнигы була, 112нче дивизия үзгәртелгәннән соң шунда кушыла, сугыштан соң ул укытучы булып эшли. 1943 елда курайда уйнаучы Гәрәевның фотолары сакланган. Подполковник курайны һәлак булган уллары турында истәлек булсын дип, Яхиннар гаиләсенә илтеп тапшыра. Аның җирләнгән урыны әлегә кадәр билгеле түгел. Ростов өлкәсенең төньяк-көнчыгышында туганнар каберлекләрендә бу якларны азат иткәндә һәлак булган билгесез солдатлар ята…
Курай бүгенге көннәргә кадәр Яхиннар гаиләсендә сакланган. Мәхмүт Сәлимов аны курай ясалган төбәккә, Дон буенда һәлак булганнар истәлеге итеп музейга тапшырырга тәкъдим итә, гаилә әгъзалары моңа ризалык бирә.
Берлинга кадәр барып җиткән курай янәдән Дон төбәгенә җибәрелә, аны ясаган һәм биредә һәлак булган башкорт кавалеристының исемен мәңгеләштерә. Ә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре тарафыннан әсирлеккә алынган фашист очучылары турында да әлеге истәлекләр хәбәр итә.
Читайте нас