Йөкләмә: Бер яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр (бер кешегә 10 186 сум чамасы) шушы елдан өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалар өчен өстәмә пособие алачак.
Нәрсә эшләнгән: Узган елда Башкортстанда өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларга айлык түләүләрне 137 212 бала тәрбияләүче 106 711 гаилә алган, пособиеләрнең гомум күләме җиде миллиард сумнан артып киткән, ил буенча ул 214 миллиард сум тәшкил иткән. Элегрәк белдерүебезчә, Владимир Путин 2021 елда пособиеләр күләменең сизелерлек артуын күздә тоткан Указга кул куйды. Моңа кадәр гаиләләр 4984,5 сум алса, быелдан 10 077 сумга кадәр акча алалар. Төгәл сумма гаиләнең кеременә бәйле.
Йөкләмә: 2024 елга сәламәтлек саклауның барлык өлкәләрендә дә табибларга кытлык тулысынча бетерелергә тиеш.
Нәрсә эшләнгән: Башкортстанда иң дефицит белгечлекләр – табиб анестезиологлар-реаниматологлар, акушер-гинекологлар, фтизиатрлар, наркологлар, неонатологлар, психиатрлар, педиатрлар, терапевтлар, инфекционистлар, онкологлар, хирурглар, эндокринологлар һәм ашыгыч медицина ярдәме табиблары. Кадрлар «агымы» югары булып кала, чөнки пенсия яшендәге табиблар күп, барысы да йөкләнешкә, стресска һәм башка кыенлыкларга түзми.
2020 елда республика максатлы кабул итүгә квоталарны 956га кадәр арттырды, ягъни яшь белгечләрне укыту өчен тулысынча түли, ә алар соңыннан үз белгечлеге буенча табиб кирәк булган дәваханәдә эшләргә яки тотылган акчаларны кире кайтарырга тиеш булачак. Квоталарның яртысы диярлек ординатура программалары буенча, ягъни эшләүче табибларның квалификациясен күтәрүгә юнәлтелде. Тагы да дефицитлы белгечлек буенча 143 табиб вакансияләр булган авыл җиренә күченгән өчен миллион сум күләмендә акча алды. Авылларда 120 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
2020 ел нәтиҗәләре буенча дәваханәләргә барлыгы 2745 белгеч килде, бу ике ел элек булган күрсәткечтән ике тапкыр диярлек күбрәк. Табибларга кытлык – 266, фельдшерларга 47 кешегә кимеде. Шул ук вакытта эпидемиологик хәл аркасында, урта медицина белеме булган хезмәткәрләргә кытлык 502 кешегә арткан.
Йөкләмә: 2021 ел ахырына кадәр өч яшькә кадәр булган барлык балалар ясле белән тәэмин ителергә тиеш. Беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр барлык укучылар да бушлай кайнар аш алырга тиеш. 2021 ел ахырына кадәр республиканың барлык мәктәпләренә югары тизлекле интернет үткәрү зарур.
Нәрсә эшләнгән: Башкортстан, яңа ясле урыннары ачып, барлык федераль таләпләрне вакытыннан алда үтәде. 2 айдан 3 яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 100 процент тәшкил итә. Өлкәнрәк балалар өчен урыннар белән проблема бар әле. Былтыр республикада 3900 урынга исәпләнгән 24 балалар бакчасы төзелгән. Башкортстанда бу мәсьәләне хәл итү өчен түбәндәге программа эшли башлады – ике айдан өч яшькә кадәр балага балалар бакчасы тиеш булып та, ә муниципаль районнарда әлегә урыннар юк икән, ата-аналар аны шәхси бакчага бирә ала, ә анда йөргән өчен бюджет түли.
Мәктәп туклануына килгәндә, аны башлап җибәрү тәмле, файдалы итүгә караганда җиңелрәк булды. Максат – балалар рәхәтләнеп, теләп ашасыннар, ә ата-аналар канәгать калсыннар. Әлегә моңа бәйле проблемалар бар, власть аларны күрә, хәл итә.
– Мәктәпләрдә без искергән азык-төлек блокларын алыштырабыз, барлык балалар да иртәнге яки төшке ашка өлгерсен өчен ашханәләрдә урыннарны арттырабыз. Мәктәпләрдә балаларны сыйфатлы һәм тиешле порцияләр белән ашатырга кирәк. Шул ук вакытта мәктәптә туклануның өйдәгедән аерылуын аңларга кирәк. Мәктәпләрдә сәламәт һәм дөрес туклануны пропагандалау зарур, – диде киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Ул бу мәсьәләгә уку елы ахырына әйләнеп кайтырга кушты.
2020 ел башына республика мәктәпләренең һәм колледжларының 68 процентында югары тизлекле интернетка керү мөмкинлеге булган, башкаларында тизлек бик акрын булган, ә мәктәпләрнең өч процентында Интернетка керү мөмкинлеге бөтенләй булмаган. Пандемия тизләнү зарурлыгы проблемасын кабыргасы белән куйды. Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров белдерүенчә, быел Интернетка калган 316 мәктәп тоташтырылачак һәм мәсьәлә ябылачак.
Юллама нәрсә турында булачак?
Президент Юлламасының эчтәлеге соңгы мизгелгә кадәр зур сер итеп саклана. Чыгышның тексты, ә ул, уртача алганда, сәгать ярым бара, алдан әзерләнә, бу эштә барлык министрлыклар һәм Президент хакимиятенең бүлекчәләре катнаша. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков «Россия» телеканалына биргән интервьюсында белдерүенчә, кагыйдә буларак, Юлламаны яңгыраткан көнне яки соңгы төндә Президент ниндидер абзацларны, кайчагында тулы битләрне өсти, аларны игълан иткән вакытта Юлламаны әзерләүдә катнашкан кешеләр, башкалар белән бергә ишетеп, гаҗәпләнә. Шуңа күрә сюрпризлар көтәбез.
Әлегә шунысы төгәл билгеле һәм рәсми Кремль дә моны раслаган: Юлламаның зур өлеше ковидтан соң кризистан чыгу һәм системалы ярдәм чараларына багышланачак. Мөгаен, балалы гаиләләргә, мохтаҗларга, кече һәм урта бизнеска ярдәм буенча гамәлдә булган чаралар озайтылыр, яки яңалары гамәлгә кертелер. Президент, һичшиксез, вакциналау темасын кузгатачак – ул үзе ике компонентны да ясатты һәм башкаларны да үзенең үрнәгенә иярергә өндәячәк.