Чишмэ
+12 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
21 Апреля 2021, 05:05

Фәнил Заманов: Халык белән киңәшләшеп эшләү мөһим

21 апрельдә безнең илдә Урындагы үзидарә көне рәсми рәвештә тугызынчы тапкыр билгеләп үтелә. Бу – муниципалитетлар, шәһәр округлары, биләмәләр, шәһәр эчендәге районнар һәм федераль әһәмияттәге территорияләр, муниципаль районнарның урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Авыл хакимиятендә эш ел әйләнәсенә җитәрлек. Яз көне төзекләндерү мәсьәләсе беренче планга чыга. Дурас авыл Советы биләмәсе активистлары бу юллар авторы белән очрашкан көнне дә территорияне тәртипкә китерү өчен өмәгә чыкканнар иде. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Заманов аларга кайда һәм нәрсә эшләргә кирәклеге турында аңлатты. Аның белән сөйләшә башлауга ук телефоны шалтырады.
– Тыңлыйм сезне, Роза апа. Сәламәтлегегез ничек? Мал-туарыгызны көтүгә чыгардыгызмы? Әйбәт булган. Сезне һәрвакыттагыча җаваплы итеп билгеләделәрме? Сез булмагач, тагын кем булсын, сез бит актив һәм уңган кешеләрнең берсе. Көтүлекләрнең торышы турында төштән соң сөйләшербез, яме – үзем кереп чыгармын, – диде Фәнил Мөнир улы.
Әйткәндәй, 15 минут эчендә аңа мәктәптән дә, кадастр хезмәтеннән дә шалтыратып өлгерделәр.
Быел Фәнил Замановның Дурас авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы булып эшли башлавына 32 ел була. Тумышы белән ул Чукраклы авылыннан, Башкорт авыл хуҗалыгы институтын (хәзерге аграр университетны) тәмамлаганнан соң зоотехник булып эшләгән, икенче елга аны Чапаев исемендәге колхозга баш зоотехник итеп билгеләгәннәр.
Ә 1989 елда авыл Советы рәисе итеп сайланган.
Авыл биләмәсе башлыгын кешеләрнең проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәр белән килүе дә сөендерә, чөнки хакимият халык белән үзара килешеп эшләгәндә генә нәтиҗәле эш алып барырга мөмкин.
– Авыл Советы территориясендәге сигез торак пунктта җиде төрле милләт вәкиле булган 1280 кеше яши, бер гаилә булып тату гомер кичерәбез, – ди ул. – Бездә хезмәт сөючән халык яши, ныклы хуҗалыклар, фермерлар, умартачылар бар. Авыл биләмәсе хакимияте халыкка властьның барлык тармакларына караганда да якынрак, ул авылдагы проблемаларны да, кешеләрнең ихтыяҗларын да ишетеп кенә белми. Без бит гади авыл халкы, һәм яшәү рәвешебез дә күпчелек кешеләрнеке кебек – мал-туар асрыйбыз, яшелчә үстерәбез. Халык белән ачыктан-ачык сөйләшәбез, берни яшерен түгел, халык безгә эшебезнең нәтиҗәсе буенча бәя бирә. Барлык авыл биләмәләренең дә уртак проблемасы бар – юллар, су белән тәэмин итү, төзекләндерү. Соңгы елларда Дурас авыл Советы территориясендә алар уңай хәл ителә, суүткәргечләр төзекләндерелә, юллар салына, мәсәлән, Пенза, Әлбәй, Чукраклы, Дурас авылларында бер, яки 1,2 чакрым урам юллары ремонтланган. Әйткәндәй, 5,2 километр озынлыктагы Пенза һәм Биккол авылларына кадәр асфальт юл проекты әзер һәм бүгенге көндә ул экспертиза уза. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга мемориаль һәйкәлләр куела.
Фәнил Мөнир улы район башкортлары корылтаенда да актив эшчәнлек алып бара. Үрнәкле гаилә башлыгы, хатыны Саҗидә белән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары бар.
Авылда проблемалар һәрвакыт җитәрлек һәм авыл биләмәсе хакимияте халыкның тормышын тагын да уңайлырак итәргә, көнүзәк проблемаларны чишәргә тырыша.
Читайте нас