Быелгы салкын кыш юлларга карата рәхимлерәк булды – асфальт катламы, узган ел белән чагыштырганда, яхшырак сакланды, шулай да юллар җимерелгән һәм чокыр-чакырлы урыннар да бар.
Шуңа күрә Чишмәдә республика буенча юлларны төзекләдерү айлыгы игълан ителгәнче үк чокырларны ямау эшләре башланды. Әлеге эштә цифрлы технологияләр ярдәм итә – бу билгеле бер процедура. Башта юл өслеге әзерләнә – иске асфальтны юдыралар, киптерәләр, битум салалар. Аннан соң белгечләр килә һәм юл инфраструктурасы өлкәсендә контроль һәм планлаштыру системасы буенча чокырларны цифрлаштыра. Әлеге мәгълүматлар базага, реестрга кертелә, шуңа күрә асфальт салганчы вакыт уза. Асфальтны Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлеге заводы җитештерә. Алар күптән түгел эшли башлады, җитештерүне җайга салды. Сүз уңаеннан, юл инфраструктурасы өлкәсендә контроль һәм планлаштыру системасында республиканың муниципаль, төбәк һәм төбәкара юллары торышы турында бөтен мәгълүмат тупланган.
– Эшләрне «Ямь» җәмгыяте башкара – предприятие белән Чишмә поселогының урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлауга 2,5 миллион сумлык муниципаль контракт төзелде. Әлеге вакытта Дуслык проспектында эшлиләр. 13 апрельгә кадәр 13 тонна асфальт җәелде. Поселокның асфальт җәелгән барлык урамнарында чокырлар ямалачак, – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Гайнуллин.
– Биредә сазлы урын, өстәвенә, кар сулары юып юл җимерелгән, – дип аңлатты хәлне «Ямь» җәмгыятенең баш инженеры Павел Габитов. – Биредә эш күләме зур – юлның бу өлеше унга өч метр тәшкил итә. Кичә Киров урамы һәм Дуслык проспекты юлларын «ямадык». Бүген ашыгыч рәвештә бирегә килергә туры килде. Үзебез дә машина йөрткәч барысын да аңлыйбыз һәм эшебезне сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз.
Әйткәндәй, шул ук юл инфраструктурасы өлкәсендә контроль һәм планлаштыру системасы нәтиҗәләре, ягъни цифрлаштырылган һәм ремонтланган чокырлар саны буенча, Чишмә районы иң яхшы биш район исәбендә.