Ә бу паразит аша кешегә куркыныч авыру йогарга ихтимал. Талпан энцефалиты – талпан тешләү нәтиҗәсендә йоккан вируслы чир. Ул баш һәм арка миен зарарлый һәм параличка китерә.
Чишмә районында быел талпан кадалу очраклары бар инде. Әмма поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләр сирәк.
– Быел 90 кешегә вакцина, шулай ук 10 балага һәм 220 өлкән яшьтәге кешегә ревакцинация ясау планлаштырыла. Вакциналар кайтарылды инде.
Талпан кадалган кешегә медицина ярдәме сорап поликлиникага хирургка яки талпанны алдыру өчен травмпунктка һәм үз вакытында талпан инфекциясе диагнозын кую һәм дәвалау билгеләү мәсьәләсен хәл итү өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип аңлатты Чишмә үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Наил Вәлиәхмәтов.
Озакламый бакча эшләре башланыр, шуңа күрә аеруча сак булырга кирәк.
Талпаннар агач ботакларында яки чирәмдә була, кеше якынлашса киемгә үрмәлиләр, аннары киемнең ачык җиреннән кереп муенга, башка, аркага, култык астына һәм башка урыннарга кадалалар. Талпан тәнгә кадалганда авыртуны баса торган матдә бүлеп чыгара, шуңа күрә дә озак вакыт сизелми.
Талпан кадалмасын өчен түбәндәге киңәшләрне үтәү мөһим:
– урманга барганда ачык төстәге һәм озын җиңле, якалы кием киегез, чәчегезне җыеп, чалбар балакларын оекка кыстырып куегыз;
– ял итәргә утырганда үлән күп булмаган җирне сайлагыз;
– репеллентларны тәнгә түгел, киемгә сиптерегез!
– 1,5–2 сәгать саен кием-салымны һәм тәндәге ачык урыннарны тикшереп торыгыз. Өегезгә кайткач тәнегезне тулысынча карап чыгыгыз.
Шуны истә тотыгыз! Талпанны тәннән тартып алсагыз да табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!