Чишмэ
+14 °С
Яңгыр
Гомуми мәкаләләр
16 апрель 2021, 12:35

Үзизоляция режимы гамәлдән чыгарылды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә «Югары әзерлек» режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Ул 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырудан интегүчеләр өчен мотлак үзизоляция режимын гамәлдән чыгаруга кагыла. Үзгәрешләр пәнҗешәмбе, 15 апрельдә үз көченә керде.
Шул ук вакытта республика хакимияте югарыда әйтеп үтелгән категория гражданнарга үзизоляция режимын үтәргә киңәш итә. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, үзизоляция режимын гамәлдән чыгару турындагы карар алдан уйланылган. Ведомство башлыгы төбәктә COVID-19дан күпләп вакцинацияләү дәвам итә һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр анда актив катнаша, дип билгеләп үтте.
Прививкаларга килгәндә, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 14 апрельгә республикада якынча 189 мең кешегә прививка ясалган, шул исәптән 113 меңнән артык кеше вакцинаның икенче компонентын да ясаткан.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, дәүләт башлыгы да 21 көн узгач вакцинаның икенче уколын ясаткан. Владимир Путин Рәсәйдә җитештерелгән вакцинаның беренче дозасын 23 мартта кадаткан иде. Ул нинди вакцина ясатуын хәбәр итмәде һәм Рәсәйдә җитештерелгән барлык өч препарат та нәтиҗәле, дип белдерде.
Ә Башкортстанда республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, танылган журналистлар, блогерлар, мәдәният һәм спорт хезмәткәрләре, җәмәгать активистлары коронавирустан прививка ясатты.
Фото: pixabay.com/
Читайте нас