Агентлык җитәкчесе Вероника Скворцова сүзләренә караганда, препарат вирусның үрчүен туктата һәм коронавирус инфекциясенең авыр формаларын булдырмый. Әлеге вакытта препаратны SARS-CoV-2 йоктырган кешеләрдә сынауның икенче этабы башлана.
Шул ук вакытта, коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә Башкортстанда тагын 205 кешедә COVID-19 ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле авыручыларның гомуми саны 33 499 кешегә җиткән. Әлеге вакытта 3 574 кеше коронавирусның актив формасы белән авырый. Респуб-лика стационарларында бу чирне йоктырган 194 кеше дәвалана, шуларның 18е – авыр хәлдә, 6сы үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. 3 380 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 29 529, шул исәптән тәүлек эчендә 148 кеше савыккан.
Республикада 2,725 миллионнан артык кеше үзендә коронавирус булу-булмавын тикшерткән.
Шимбә, 10 апрельдә, республиканың коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабы хәбәр итүенчә, төбәктә бер тәүлек эчендә биш кеше COVID-19 корбаны булган. Бу Башкортстанда бер тәүлектә вафат булучыларның иң күп саны, шуңа күрә пандемия кими дип тынычланырга иртәрәк әле. Якшәмбе, 11 апрельдә, COVID-19 йоктырган тагын ике кешенең үлеме турында билгеле булды. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 396га җитте.
Рәсәй буенча тулаем алганда, коронавирустан соңгы тәүлектә – 337, чир башланганнан бирле чорда 102 986 кеше үлгән. Инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, Рәсәйдә барлыгы 4 млн 641 мең 390 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән, соңгы тәүлекләрдә йоктыручылар саны – 8 702. ТАСС исәпләп чыгарганча, Рәсәйдә бер атна эчендә коронавирус йоктыруның расланган очраклары, үткән елдагыга караганда, 60 496га кимрәк булган. Әмма Мәскәүдә гыйнвар аеннан башлап бер атна эчендә авыручылар санының 13 749 очракка кадәр артуы теркәлгән, үткән тәүлектә 2000нән артык яңа очрак ачыкланган.
Бүгеннән, 12 апрельдән, эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Рәсәй белән Төркия арасында авиаэлемтә ябылырга мөмкин, дип хәбәр итте «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко вакцинация ясатуның коронавирус белән чирләүдән һәм авыр нәтиҗәләрдән котылырга мөмкинлек бирүе турында тагын бер кат искә төшерде.